Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсупов,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан, Кремль ур., 18 нче йорт,

dilara-47@mail.ru.

 

Бу мәкаләдә соңгы елларда кайбер татар галимнәренең сүз төркемнәренең берсеннән икенчесенә күчүен, ягъни конверсия күренешен аңлатуларында телнең табигый үзенчәлекләре, хосусияте объектив чагылыш тапмау сәбәпле бер сүз төркеменең хаксыз рәвештә икенче сүз төркеменә кертеп каралуы хакында сүз бара. Автор өстәмә мәгънәләрендә сирәк кенә, билгеле бер контекстларда гына кулланылып, тулысынча икенче мөстәкыйль мәгънәгә ирешмәгән сүзләрне конверсия юлы белән ясалган яңа сүзләр итеп атау хакыйкатькә туры килеп бетми дигән карашта тора. Мәкаләдә шулай ук кайбер сүзләрне кирәксезгә кушып язу белән мавыгу күренешенең туган телебезне куллануда зур буталчыклык китереп чыгаруы бәян ителә.

 

Төп төшенчәләр: бер сүз төркеменең икенчесенә күчүе, конверсия, сүз ясалу, ясагыч кушымчалар, сүзләрнең кушылып яки аерым язылуы, кушма һәм тезмә сүзләр.

 

Мәкалә (тулы версия)