Рут Бартоломэ,

Альберт-Людвиг исемендәге Фрайбург университеты, Көнчыгыш семинар,

Германия, 79098, Фрайбург ш.,Фридрих ур., 39 нчы йорт,

uth.bartholomae@orient.uni-freiburg.de.

 

Мәкаләдә Алман фәнни-тикшеренү җәмгыяте ярдәме белән Гиссен университеты җитәкчелегендә башкарылган фәнни проект кысаларында 2007 нче елның гыйнварыннан 2009 нчы елның декабренә кадәрге чорда үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре бәян ителә. Хезмәттә XX гасыр башыннан алып 2006 нчы елларга кадәр география, геометрия һәм физика предметлары буенча татар мәктәбе дәреслекләреннән алынган материаллар нигезендә татар терминнары үсеше карала. Татар теле бигрәк тә әдәби телгә һәм татар терминологиясенә тәэсир иткән башка телләр белән тыгыз бәйләнештә тора. Соңгы гасырда Россия дәүләтендә барган сәяси үзгәрешләр татар теленә, аерым алганда, аның терминологиясенә бәйле тел сәясәтенә йогынты ясыйлар.

 

Төп төшенчәләр: татар терминологиясе, тел бәйләнешләре, тел сәясәте, лексик алынмалар, социолингвистика.

 

Мәкалә (тулы версия)