Биология фәннәре докторы Равил Фахруллин Химия Җәмгыяте Патшалыгының әгъзасы
итеп сайланды (FRSC) (Бөекбритания). Р. Фахруллин Казан федераль университетындагы
Фундаменталь медицина һәм биология институтының өлкән гыйльми хезмәткәре. Аның
фәнни эшләре күзәнәкләр өсте инженериясы, яңа биомиметик матдәләр, даруларны
адреслап китерү өчен җайланмалар, полимер балчык нигезендә булган катлаулы
матдәләрбулдыру өчен химия белән биомедицина берләшкән өлкәләрне кагыла.
Химия Җәмгыяте Патшалыгы – химиянең алдынгы һәм күпкырлы өлкәләрен яктыртучы
Аурупадагы иң зур һәм хөрмәткә ия булган коммерцияле булмаган оешма.