Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында “ТАТАР ЛИНГВОКУЛЬТУРОЛОГИЯСЕ: ПРОБЛЕМАЛАР ҺӘМ ПЕРСПЕКТИВАЛАР” исемле гомуми урта, махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучыларның IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Ачылыш тантанасында институт директоры Рәдиф Җамалетдинов билгеләп үткәнчә, чараның Халыкара туган тел көнендә оештырылуы, үзе бер тантана.”Бүген бар халыклар да үз ана телләренең мөһимлеген, әһәмиятен аңлаган, аны саклаган халәттә генә безнең аралашу коралыбыз үсә, камилләшә алачак. Сез, яшь буын, иң беренче чиратта шуңа төшенергә тиешсез. Ана телебезне тирәнтен өйрәнеп, без башка телләрне дә үзләштерә алачакбыз. Күп тел белгәннәргә һәр тармакта сорау булачак”, - дип мөрәҗәгать итте укучыларга Филология һәм сәнгать институты директоры. Конференциядә катнашучыларны шулай ук институтның татар филологиясе, тәрҗемә белеме һәм мәдәниятара багланышлар бүлекләре мөдирләре Флера Сәйфуллина, Әлфия Йосыпова сәламләде. Институтның уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Рамил Мирзаһитов алдагы уку елына кабул итү тәртибе, яңа ачылачак белгечлекләр белән таныштырды. Чарада шулай ук рус теллеләр өчен татар теленнән олимпиадада җиңүчеләргә, аларның җитәкчеләренә истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырылды.
Конференциядә Татарстанның Казан, Чаллы, Алабуга, Әлмәт һ.б. шәһәрләреннән; Актаныш, Әтнә, Әгерҗе, Чүпрәле, Саба, Кайбыч һ.б. районнарыннан һәм чит өлкәләрдән (Чувашия, Башкортостан, Пенза һ.б.) килгән 169 мәктәп укучысы һәм 75 студент һәм аспирант катнашты. Тантаналы ачылыштан соң анда катнашучылар үз эшләрен 8 секциядә дәвам итте. Секцияләрдә иң яхшы докладлар билгеләнде һәм алар мактау грамотасына лаек булдылар. Фәнни яктан камил эшләнгән һәм алынган тема тиешенчә яктыртылган хезмәтләр һәм аларның авторлары түбәндәге исемлектә урын ала:
1 нче секция “Татар лингвокультурологиясенең актуаль мәсьәләләре”:
Әхмәтгалиева Г. (Тукай р-ны) Тел – күңел көзгесе
Бәдриева Г. (Казан) Хатын-кыз язмышы турындагы рус һәм татар халык җырларында антропоцентрик чагыштырулар
Вәлиуллин Б. (Казан) Хәзерге заманда кеше исемнәренең баю юллары һәм этнолингвистик катламнары
Гәрәева А. (Спас р-ны) Халык җырларындагы кием-салым атамаларына күзәтү
Гыйльманова Г. (Яңа чишмә р-ны) Сөйләмдә мишәр характерының чагылышы
Миассарова Г. (Спас) Татар язучыларының әсәрләрендә тел картинасының яктыртылышы һәм фольклор лексикасының этнокультура үзенчәлеге
Мифтахова Л. (Балтач р-ны) Исәнләшүнең элеккегесе һәм бүгенгесе
Мөхитова Г. (Чүпрәле р-ны) Татар һәм чуваш телләрендә хезмәт концепты
Хәмитова Н. (Биектау р-ны) Әдәби әсәрләр телендә милли характерның чагылышы
Шәрәфетдинова Л. (Буа р-ны) Татарча-русча, русча-татарча сүзлекләрдә дини бәйрәмнәрне һәм йолаларны белдергән сүзләр
2 нче секция “Тел, җәмгыять һәм мәдәниятнең үзара тәэсире”:
Айзатуллова А. (Чувашия, Батыр р-ны) Һәр телнең үз хикмәте бар;
Басырова А. (Кукмара) Телнең җәмгыять үсешендәге роле
Гайфуллина Л. (Апас р-ны) Авылым топонимикасы
Гафиятуллина А. (Азнакай) Азнакай төбәге авылларының топонимиясе
Гыйльфанов Ф. (Балтач р-ны) Нөнәгәр җирлеге антропономикасы
Маннанова Г. (Саба р-ны) Татар һәм инглиз халкында чәй традицияләре
Мөлекова Г. (Буа р-ны) Фразеологик калькаларның матбугатта кулланылышы
Сәйфетдинова Д. (Питрәч р-ны) Чыты авылы топонимнары
Степанова И. (Казан) Исемнәр турында
Фахрутдинова Л. Чистай сөйләше үзенчәлекләре
Фадеев И. (Питрәч р-ны) Без барыбыз да балачагыбыздан килдек
Хөснетдинова Э. (Чувашия, Батыр р-ны) Рус-европа алынмаларына гади сөйләм йогынтысы
Шакирова Л. (Казан) Казан шәһәре Авиатөзелеш районы эргонимнары
3 нче секция “Тәрҗемә һәм мәдәниятара багланышлар”:
Әхмәтҗанов Ш. (Сарман р-ны) Татар һәм төрек телләрендә охшашлыклар
Мөхәммәтҗанова Л. (Казан) Рус телендә төрки-татар алынмалары
Мөхәммәтшина Л. (Саба р-ны) Татар, рус, инглиз телләрендә сыйфатлар
Сибгатуллина Г. (Әлмәт) Татар һәм инглиз телләренең уртак һәм аермалы якларын фразеологик берәмлекләр җирлегендә ике юнәлештә чагыштырып карау
Котлыева Р. (Ютазы) Инглиз һәм татар телләрендәге синонимик темпораль конструкцияләр
Нәсихова Л. (Балтач) Татар һәм инглиз телләрендә фигыльнең үткән заман төшенчәсе
Валькова А. (Актаныш р-ны) Татар һәм инглиз мәкальләренең үзара тәңгәллеге
Галиуллина Д. (Әтнә р-ны) Телләрне чагыштырып өйрәнү тәҗрибәсеннән
Галиуллина Г. (Буа) Хәзерге татар һәм инглиз телләрендә исем ясаучы чараларга чагыштырма характеристика
Ибраһимова А. (Арча) Татар һәм рус телләрендә исемнәрне чагыштырып өйрәнү
Ибраһимова А. (Әтнә р-ны) Татар һәм рус телләрендә сыйфат фигыль
Хәйруллин А. (Казан) Татар, рус һәм инглиз телләрендә «кеше» компоненты кергән фразеологик берәмлекләр
4 нче секция “Мәдәни-тарихи мирас”:
Абдуллина К. (Әтнә р-ны) Бишек җырлары
Баһавиева А. (Казан) 1980-2010 нчы елларда балалар уеннары
Гатауллина Ч. (Буа р-ны) Б.Урманче истәлеге үлемсез
Кашбразиева А. (Казан) Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» әсәрендә фольклор үзенчәлекләре
Мөбәрәкшина А. (Азнакай р-ны) Тукай – төрле телләрдә
Миңнуллина А. (Кайбыч р-ны) Якташыбыз әбрар шаминның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү
Сәлихова Э. (Бөгелмә) Халкыбыз бүген дә бәетләр яза
Сираҗетдинова А. (Чистай р-ны) Алиш эзләре буйлап
Мансурова А. (Буа) К.Насыйриның сәламәтлекне саклау өлкәсендәге хезмәтләре
5 нче секция (5 а секция) “Татар тел белеме: фәнни һәм гамәли проблемалар”:
Абдулганиев И. (Казан) Н.Гыйматдинованың “Синдә минем хакым бар” җыентыгындагы повестьларда фразеологизмнар
Зиннәтуллина А. (Казан) Табышмакларда төс белдерүче сүзләрнең стилистик кулланылышы
Айметдинова А. (Чүпрәле р-ны) Җирле сөйләшебезнең кайбер үзенчәлекләре
Булатова И. (Буа) Буа районы буенча кыскача диалектологик сүзлек
Шәйхин А. (Актаныш) В.Имамов әсәрләрендә ойконимнар
Зиннәтуллина Л. (Казан) Телевизион тапшыруларда тел чараларын куллану
Галиева А. (Актаныш) Татар әдәбиятында беренче җөмлә феномены
Кәлимуллин Б. (Казан) Мөхәммәдьяр шигърияте – әдәби тел үсешенең бер баскычы
Бикмуллин М., Ахметджанов Б. (Казан) Мәкальләрдә исем ясалышы
Абзалиева Л. (Әгерҗе) Х.Туфан әсәрләренең теле һәм стиле
Гайнуллина А. (Түбән Кама) Тарихи романнарда чор колоритын сурәтләүдә искергән сүзләрнең роле
Габдуллин И. (Казан) Татар-башкорт спорт көрәше терминологиясе
Габдрахманова Ч. (Питрәч р-ны) Питрәч районы Чыты авылының диалекталь сүзләре
5 нче секция (5 б секция) “Татар тел белеме: фәнни һәм гамәли проблемалар”:
Мөхетдинов И. (Буа р-ны) Татар халкының лирик озын җырларында тел-сурәтләү чаралары
Нәбиуллина Д. (Түбән Кама) Н.Гыйматдинова әсәрләрендә тел-сурәтләү чарасы буларак парлы сүзләр кулланылышы
Нургалиева А. (Саба р-ны) Интернеттагы татар сайтларының тел үзенчәлекләре
Сабитова З. (Арча р-ны) Н.Мадьяров шигырьләрендә синонимнар һәм омонимнар
Ситдикова А. (Түбән Кама) Татар телендә табу күренеше һәм эвфемизмнар
Хөсәенова С. (Саба р-ны) Р.Вәлиев һәм Зөлфәт иҗатында кире кабатлаулар
Шәйхразыева И. (Актаныш) Татар халык авыз иҗаты әсәрләрендә рус алынмалары
Шәмсетдинов М. (Тәтеш р-ны) Бакырчы авылы мәзәкләренең лексик үзенчәлекләре
Янборисова М. (Кукмара р-ны) Фәнни әдәбиятта алынмалар
Низамбиева И., Устинова Г. (Алабуга) Ю.Әминовның “Үлемнең үлеме” әсәренең тел үзенчәлекләре
Сәләхова А. (Казан) Татар телендә сабырлык лексемасының лексик-семантик кыры
Исмагилова Ф. (Буа) Ф.Яруллин иҗатының тел үзенчәлекләре
6 нчы секция (6 а секция) “Татар әдәбияты: әдәби-эстетик эзләнүләр”:
Андреева О. (Саба р-ны) Поэзиядә каен образы
Бахтиева Л. (Азнакай) Якташ язучылар иҗатында туган як табигате чагылышы
Галәветдинова И. (Казан) С.Сүнчәләй иҗатында коръән мотивлары
Гыйльметдинова Г. (Кукмара р-ны) Әдәби әсәрләрдә гармун образы
Дәүләтова А. (Саба р-ны) Татар әдәбиятында гармун образы
Җәләлов И. (Буа) Г.Тукай һәм якташ язучылар иҗатында туган як темасы
Ильясов Л. (Казан) Л.Лерон иҗатында төп темалар
Исмаилова Э. (Әтнә р-ны) С.Хәким иҗатына халык җырлары йогынтысы
Нигъмәтҗанова Л. (Казан) Татар хикәяләрендә тәрәзә образы
Галимова А. (Актаныш) А.Әхмәтгалиеваның “Таң чыкларын җил үбә” хикәясендә хронотоплар
6 нчы секция (6 б секция) “Татар әдәбияты: әдәби-эстетик эзләнүләр”:
Мөбарәкҗанова Л. (Казан) Г.Исхакыйның “Кәләпүшче кыз” повестеның идея-проблематикасы
Мөхәммәтова А. (Кукмара р-ны) Татар әдәбиятында экологик проблема
Сәлимова Г. (Тукай р-ны) Г.Ибраһимов – киң колачлы язучы
Сәләхова Г. (Казан) Шагыйрә Г.Әхтәмова иҗатында Габдулла Тукай
Сәхәпова Л. (Азнакай р-ны) М.Галиев иҗатында дөньяда тел сурәтенең чагылышы
Төхвәтуллина Н. (Казан) Р.Харис поэмасында идегәй образы
Хисматуллина З. (Казан) Ә.Фәйзинең “тукай” романында кечкенә апуш образы
Шәемова А. (Актаныш р-ны) А.Әхмәтгалиеваның «Әрем балы» хикәясендә чагыштырулар
Шәймөхәммәтова Р. (Балтач р-ны) Татар әдәбияты үсешендә А.Таһировның “Солдатлар” романының роле
Шәрәфиева В. (Тукай р-ны) М.Мәһдиевнең “Кеше китә – җыры кала” повестенда шәхес концепциясе
Шәяхмәтова Ф. (Арча р-ны) Рус, татар, француз әкиятләрендә ятим балалар
Ямалова К. (Яр чаллы) Ф.Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт” әсәрендәге фантастик вакыйгаларның хәзерге заман белән аваздашлыгы.
Иң яхшы чыгыш буларак сайлап алынган докладлар нигезендә конференция материаллары җыентыгы басмага әзерләнә. Конференция эшендә катнашкан төрле районнардан килгән укытучылар фикеренчә, лингвокультурология чагыштырмача яңа фәнни юнәлешләрнең берсе булса да, укучылар аның белән тирән кызыксынып киттеләр һәм алар тарафыннан кызыклы хезмәтләр язылды. Фәннең әлеге юнәлешенә нигез салган галимнәр, бу эшнең башында торган КФУның Филология һәм сәнгать институты мондый чараны алга таба да оештырсын иде”, - дигән теләкләрен дә җиткерделәр мөгаллимнәр.