Уку елының беренче ае гына булса да, Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында кызыклы очрашулар үткәрелә башлады.
20 нче сентябрь көнне беренче курс студентлары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиле Әхмәтшин Равил Кәримулла улы белән очрашты.
Очрашуны Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде. Ул кунак белән таныштырды һәм мондый очрашуларның инде традициягә әйләнүе турында әйтте. Шуннан соң сүз Равил Кәримулла улы Әхмәтшинга бирелде.
Казан университетының тарих, филология факультетының элекке студенты буларак, Равил Әхмәтшин сүзне студент еллары истәлекләреннән башлады. Ул студентларга Казан федераль университеты студенты булуның җаваплылыгын, дәрәҗәсен һәм студент елларының кадерен белергә кирәклекне җиткерде.
Ә сөйләшүнең төп темасы - Мәскәүдәге татарлар тормышы турында булды. Вәкиллек үткәргән чаралар турында да тәвсилләп сөйләнелде.
Бүгенге көндә вәкиллек каршында табиблар, хәрбиләр, мәгълүмат чараларында эшләүчеләр, укытучыларны берләштергән клублар эшли икән. Әлеге клубларда әгъза булыр өчен кеше әйтелгән һөнәрләр буенча эшләргә, милләте белән татар булырга тиеш. Шул ук вакытта заманында Татарстанда яшәгән, укыган яки эшләгән башка милләт вәкилләре дә клуб эшчәнлегендә катнашырга мөмкин. «Без хөкүмәт структурасы, Татарстанда төрле милләт вәкилләре яши, шуңа күрә без бу клубларда башка милләт вәкилләрен дә күрергә шатбыз» – дип белдерде Равил Әхмәтшин.
Шулай ук Мәскәүдә якынча 500 меңнән артык безнең милләттәшләр яшәвен әйтеп үтте. Милли җанлылар телен, гореф-гадәтләрен кайда гына булсалар да онытмыйлар. Ел саен Сабан туйларын, татар мәдәнияты көннәрен үткәреп торалар. Башкалабыз Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең һәм шагыйрь Габдулла Тукайның һәйкәле барлыгын да искәртеп үтте.
Очрашуны аудитория җылы кабул итте. Мәскәүдә яшәп, зур дәрәҗәләргә ирешкән якташларыбыз турында ишетү студентлар өчен кызыклы булды һәм сораулар тудырды. Сораулар кунакның студент еллары, туган ягы, Мәскәүдәге эшчәнлеге белән бәйле иде.