...Һәр сүзнең, һәрбер кечкенә генә сүзтезмәнең тәме бар. Аларның нинди тәмгә ия булуын язучы үзе хәл итә. Чын аш-су остасы кебек, ул әсәрләрен тозлый да, баллый да ала. Ә укучыларга инде аларны татып карарга, аңларга, тоярга, бәя бирергә генә кала. Менә бүген дә 11 нче март кичендә без - иҗаттагы аш-су осталары һәм осталыкларын чарларга җыенучылар - тәмле сүзләр иленә чумдык. Язучыларның "метафора" дигән серле тәмләткечләре бар. Бүген шуларны тоярга тырыштык, ниндирәк күләмдә куллану серләренә төшендек, бер чеметем метафораларның да әсәргә нинди яңа тәм, яңа сулыш биргәнен белдек. Әлбәттә, иҗат бүлмәсендә безнең кояшыбыз, шеф-повар Халисә апа Ширмән иде.
Тропларның бу төрен тормышта һәркөнне диярлек кулланабыз, алар инде тормышның аерылгысыз бер кисәгенә әверелгән. Тик сискәндереп җибәрерлек, уйландырырлык метафоралар барлыкка китерү өчен осталык кирәклеген ассызыклап үтте Халисә апа. Һичшиксез, һәрбер каләм иясе бу осталыкка ия, аны вакытында күрергә һәм үстерергә кирәк. Ә моның өчен укырга, эзләнергә, тирә-якны күзәтергә кирәк. Ә сезнең сүзләрне татып караганыгыз бармы? Кичәбездә каләмдәшебез Марсель Гайфуллинның шигырләре безгә мондый мөмкинлек бирде. Нечкә тоемлау, нәфис хисләр, татлы сүзләр... Аларны чәй белән эчәргә әзерме сез? Без бүген нәкъ күңел чәйнегенең кайнап торган вакытында агып чыккан хисләр белән сусавыбызны бастык. Бер шигырь төрле бәхәсләр, уйлар тудырды. Бу утырыш, дөресрәге, дусларның очрашуы, аңа танышулар урыны, эзләнүләр, илһамлану галәме беркемне дә үзгәртмичә калдырмагандыр...
Ә син әсәрләрнең нинди тәмләткечләрдән торганын беләсең киләме? Әгәр тәмләткечләр белән оста эш итәргә телисең икән, татлы иҗадилек белән тулган һаваны сулыйсың килә икән, “Әллүки” түгәрәгенә рәхим ит!
Ә узган атнада...
Һәр атнаның чәршәмбе көнендә каләм тибрәтүчеләр бер җиргә җыела. Кая дисезме? «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенә, әлбәттә! 4 март кичендә булып узган чираттагы шундый утырышларның берсе "әдәби суд" тибында үтте. Ник дигәндә, без берәүнең әсәренә бәя бирдек: хикәясен аркылыга-буйга гизеп, уңай һәм кимчелекле якларын билгеләдек. "Берәү"нең дим, чөнки әсәрнең авторы дискуссия барышында сер булып сакланды.
Әсәргә килгәндә, күп әллүкичеләр фикеренчә, ул җитлеккән. Хикәянең идеясе тулысынча формалашкан, әмма игътибар итәсе урыннар да юк түгел. Авторга тел-сурәтләү чараларын киңрәк кулланырга киңәш ителде. Җитәкчебез Халисә апа Ширмән исә: «Идея әсәрдә автор тарафыннан әйтелергә тиеш түгел, укучы аныүзе аңларга тиеш»,- дигән фикерне әйтте.
Ниһаять, серле авторның кем икәнен белдек: ул - икенче курс студенткасы Зөһрә Вилданова икән бит! Утырыш ахырында исә табынга десерт чыкты. Нинди дисезме? Әдәби! Әллүкичебез Марсель Гайфуллин үзенең иҗат җимешләре белән бүлеште. Аның әсәрләренә исә анализ киләсе утырышта ясалыр дигән планнар белән «каләм»челәр үзләренә бер атналык энергия туплап, илһам алып өйләренә таралышты.