2015 елның 27 - 30 нчы мартында Казанфедераль университетыкүләмендә «Укучыларның Н.И Лобачевский исемендәге XYI Идел буе фәнни конференциясе” үткәрелде. Соңгы елларда Казан шәһәре һәм республика районнары мәктәп укучылары арасында зур кызыксыну уяткан бу чарада, башка фәннәр белән беррәттән, катнашучыларның күплеге белән аерылып торган татар теле һәм әдәбиятыннан да секцияләр эшли.Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге галим-укытучыларыннан төзелгән секциясе әгъзалары конференциянең беренче турында 56 укучының гыйльми эшләре белән танышып чыгып, алар арасыннан уңышлыларын икенче - көндезге турга тәкъдим итте.
Конфернциянең көндезге турында проф. Ф.Ф Харисов җитәкчелегендәге “Татар теленең актуаль мәсьәләләре” секциясендә тел гыйлеменең лексикология, диалектология һәм стилистика тармакларына багышланган 14 фәнни доклад тыңланды. Алар арасыннан Ф.Яруллин әсәрләренең тел үзенчәлекләрен тикшергән В.Кәримуллинаның (Казан, 11 сыйн.), хәзерге язучылар иҗатында диалектализмнарның функциональ кулланылышын яктырткан Д.Җамалетдинованың (Казан, 9 сыйн.) чыгышлары аеруча кызыксыну уятты. Профессорлар Ф.С.Сәйфулина, Ә.М.Закирҗановлар җитәкләгән “Фольклор һәм татар әдәбияты” һәм “XX XXI гасыр татар әдәбияты” секцияләрендә фольклористика һәм әдәбият белеменең төрле гыйльми проблемалары яктыртылган 34 чыгыш ясалды. С.Хәким шигъриятендә поэтик сурәтләрне өйрәнгән А.Салихова (Казан, 10 сыйн.), милли сүз сәнгатендә төсләрнең идея-эстетик вазифасын төрле яклап ачкан А.Галиева (Актаныш, 11 сыйн.), В. Имамов иҗатын яңача шәрехләгән Л. Мәтҗанова (Сарман, 8 сыйн.) һ.б.ларның гыйльми күзәтүләре секцияләр әгъзаларында канәгатьләнү хисе уятты. Гыйльми эшләре уңышлы дип табылган укучыларга призлы урыннар һәм кызыксындыру дипломнары 30 мартта конференцияне ябу тантанасында тапшырылды.
Фәнни конференциядә Казан шәһәре мәктәпләре һәм гимназияләре укучылары аеруча актив катнашты, алардан тыш, Мамадыш, Бөгелмә, Лениногрски, Арча, Балтач районнары, шәһәрләреннән дә докладчыларның булуы күңелне сөендерде. Дистә еллар буе уздырылып киленгән Н.И.Лобачевский конференциясенең мәктәп елларыннан укучыларда гыйльми эшкә кызыксыну уяту һәм бу юнәлештә тирән белем биргән Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән якыннан таныштыруда әһәмияте бик зур. Шунысы куанычлы: алдагы елларда бу чарада даими катнашкан укучыларның бер өлеше инде институтта белем алу бәхетенә дә иреште.