Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында инде ничә ел рәттән халык өчен түләүсез татар теле курслары оештырыла. Быел татар теле курсларына килүчеләр саны башка елларга караганда күбрәк. Укырга теләүчеләр күп - язылучылар чама белән 800ләп кеше.
Әлеге курсларның җитәкчесе Кадрия Фәтхуллова сүзләренә караганда, язылучыларның төп максаты – татар телен аралашу-аңлашу чарасы буларак үзләштерү, сөйләм күнекмәләренә ия булу, татар дөньясы турында мәгълүмат алу. Курсларга йөрүчеләрнең төп максаты бер булса да, аларның һәрберсе үз сәбәбен дә әйтеп бирә: кемнеңдер үзенең күршеләре белән татарча аралашасы килә, кемгәдер эш урынында хезмәттәшләре белән татарча сөйләшергә туры килә, ә өченчеләре исә, гаилә кору белән бәйләп, яңа туганнар белән аралашу өчен татарча белү кирәк дип аңлаталар.
Курсларга пенсионерлар да, төрле оешмаларда эшләүче урта яшьтәгеләр дә, Казан вузларында югары белем алучы студентлар да, хәтта мәктәп укучылары да йөри. Аларны, белем дәрәҗәләреннән чыгып, төрле төркемнәргә бүләләр: башлап өйрәнүчеләр, дәвам итүчеләр һәм урта дәрәҗәдә белүчеләр. Рус һәм башка милләт вәкилләре белән беррәттән курсларга йөрүчеләр арасында татарлар да шактый. Аларның теләге – туган телдә тагын да камилрәк сөйләшү, татар матбугаты язмаларын аңлап уку, татарча дөрес яза алу, татар халкының милли йолаларын, гореф-гадәтләрен үзләштерү. Быелгы курсларда Казахстан, Төркия, Кытай, АКШ хәттә Мадагаскардан да килгән студентлар татар телен өйрәнергә теләк белдерәләр.
Бу курслар турында Мадагаскардан килгән чит ил студенты Альфредо Усен Рефана Ндреманиназафу үз фикерен белдерде: “Мин Татарстанда яшим. Татар халкын тагын да якыннанрак танырга, кешеләр белән дуслашырга телим. Әгәр дә форсат чыкса, татар кызына өйләнергә телим”.
Укырга килүчеләр үз алларына төрле макскат куялар. Мәсәлән, журналист кыз Екатерина Царева татар телле мөхәррияткә эшкә керү тәләгеннән, шул вакытка кадәр татар телен өйрәнеп булмас микән дип хыяллана.
Курсларны уңышлы тәмамлаучылар сертификат алалар һәм, киләсе елда да татар телен өйрәнүне дәвам итүләренә өметләнеп, укытучыларына рәхмәтле булып саубуллашалар.