Февральдән башлап, майга кадәр дәвам иткән татар теле дәресләре тәмамланды, көзгә кадәр хушлашырга да вакыт җитте. Бу уңайдан Бишкек шәһәрендәге Каюм Насыйри институты үзәгендә тантаналы рәвештә сынаулар үтте һәм укучыларга сертификатлар тапшырылды. Тантанага мәртәбәле кунаклар килгән иде - “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскулова, КРСУның халыкара мөнәсәбәтләр факультеты деканы, профессор Салават Усманов, медицина фәннәре докторы, профессор Лерон Сайдашев һ.б. Укучылар, сынау сорауларына җавап бирүдән тыш, килгән кунакларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр – күренекле әдипләребезнең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Сертификатларны укучыларга тантаналы төстә, уңышлар теләп, хөрмәтле кунаклар – аксакаллар тапшырды.