Мәскәүнең герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөрткән татар этно-мәдәни компонентлы мәктәптә көн саен диярлек төрле чаралар узып тора. 2017 елның 4 февралендә дә, шимбә көн булуына карамастан, мәктәп гөр килеп торды. Ачык ишекләр көне иде бу! Биредә, укучы балаларның әти-әниләреннән тыш, район мәктәпләре директорлары да, Мәскәү шәһәре мәгариф департаменты хезмәткәрләре дә бар иде. Килгән кунаклар өчен ачык дәресләр бирелде, галерея-музейларда, иҗади, сәнгать һәм спорт берләшмәләрендә төрле чаралар узды.
Мәктәп базасында урнашкан Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәгендә дә ачык дәрес булды бу көнне. Беренче өлештә Үзәккә йөреп укучыларның башлангыч төркемендә татар теле дәресе күрсәтелде. Ә соңыннан “Татарларның килеп чыгышы” темасына дәрес-лекция булды. Дәрестә, презентациядән тыш, “Истоки возникновения татар” һәм “Великая Тартария” исемле видеофильмнар тәкъдим ителде. Дәрес тәмамлангач, кунаклар белән җанлы әңгәмә үтте. Төрле милләт вәкилләре һәм төрле һөнәргә ия булган кунаклар методистка бик күп сораулар бирделәр. Кайберләре 2017нче елның октябреннән курсларга язылырга теләкләрен белдерделәр.
Мәгълүмат чыганагы: үзәкнең методисты Саитова Л.Ф.