Еш кына, илебездә, дөньяда милләтебезне әле начар беләләр, дип зарланабыз. Шул ук вакытта республикабыздан читтә эшләп килүче ТР даими вәкиллекләре татар мәдәниятен, Татарстанны таныту җәһәтеннән шактый зур эш башкара. Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге ТР даими вәкиллеге җитәкчесе Ренат Вәлиуллин белән очрашып, вәкиллек эшчәнлеге, рәсми эштән тыш, ни-нәрсә белән кызыксынуы турында сөйләвен сорадык.
– Салпы якка салам кыстыра дип уйламагыз. Без Петербургта торсак та, “ВТ”ны үз вакытында укып, танышып барабыз. Хәзер, интернет булгач, моның бер кыенлыгы да юк. Минем үземә милләт, дин проблемаларын киң һәм тирән яктыртуыгыз ошый. Вакыт тиз уза икән. Даими вәкиллектә эшли башлавыма апрель аенда ике ел тула. Инде күпмедер нәтиҗә ясарга, алга куйган максатларның үтәлү-үтәлмәвен дә әйтеп китәргә мөмкин. Мәскәүдән кала икенче булып оешкан вәкиллек бу. Узган ел аның егерме еллыгын билгеләп уздык. Ул үзенә күрә яңа бер этапны башлап җибәрү булды. Чыннан да, максатларыбыз киң кырлы. Билгеле, аларның иң беренчесе һәм иң мөһиме – Татарстан мәнфәгатьләрен шушы җирлектә яклап һәм хуплап тору. Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе генә түгел, шушы төбәк янәшәсендәге алты төбәк белән дә эш йөртәбез. Шул ук вакытта Балтыйк буе илләре һәм Финляндия бизнес даирәләрен Татарстанга җәлеп итү буенча да эш җәелдердек. Дөрес, Финляндиядә дә даими вәкилебез бар. Аның белән дә бик тыгыз мөнәсәбәттә эшлибез. Әлеге илләр Татарстан белән даими кызыксынып тора. Үзебездә җитештерелгән тауарларны аларда сату буенча да эзлекле эшләп киләбез. Эшебездә тагын бер мөһим юнәлеш – Татарстаннан килгән барча делегацияне, җитәкчеләрне, эшлекле даирәләрне каршы алу, эшчәнлекләрен тәэмин итү. Андагы милләттәшләребезнең милли мәнфәгатьләрен кайгырту, ягъни тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыру – тагын бер җитди бурычыбыз. Бу юнәлешләрдә нәрсәгә ирештек соң? Беренче чиратта, Президентыбыз ярдәмендә Татарстанның Петербургта даими эшләп килә торган күргәзмә-павильонын ача алдык. Шәһәрдә импортны алыштыру үзәге дигән бик зур күргәзмә комплексы бар. Шуның эчендә бу. Анда әүвәл – Архангельск өлкәсе, икенче булып без кердек.
Икенче зур эшебез даими вәкиллектә КФУда эшләп килүче Каюм Насыйри институтының филиалын ачу булды. Анда бер ел инде татар телен өйрәнү курслары эшли. Шунысы күңелле: анда шөгыльләнергә теләүчеләрнең саны арта. Анда ике курс – дәвам итүчеләр һәм башлап өйрәнүчеләр чәршәмбе, шимбә көннәрендә шөгыльләнә.
– Гатаулла Баязитов 1905 елда Петербургта “Нур” газетасы булдырып, татар матбугатына юл ачса, Габделбәр Алимов оештырган “Нур” мәркәзе дә татар байларына шундый өлге булсын иде, – дип сөйләгәннәр иде былтыр Татар конгрессының йомгаклау утырышында.
– Әйе, җирле эшкуарыбыз, яшелчә, җиләк-җимеш консервлау заводы директоры Габделбәр Алимовның “Нур”-“Луч” татар милли-мәдәни үзәге төзетүе бик мөһим эш булды (ул шәһәребезнең Красносельский районында). Аның концепциясен эшләүдә үзем дә катнаштым. Башка төбәкләр өчен яхшы үрнәк бу. Габделбәр әфәнде егерме сутыйлы шәхси җирендә үзәк өчен бер мең квадрат метрлы бина салып бирде. Монда Петербургтагы бердәнбер татар хәләл кафесы, йөз квадрат мәйданлы бүлмәдә – гыйбадәтханә (анда даими эшләп килүче имам бар), биергә, җырларга, рәсем ясарга яратучылар өчен бүлмәләр, күргәзмәләр залы, кечкенә генә кунакханә бар. Болар барчасы аның үз акчасына эшләнде. Шунда эшләүче хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү өчен генә дә ул һәр айны өч йөз мең сум акча тота. Байтак вакыт БТК башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары булып эшләгәнгә яхшы беләм: төбәкләрдә болай киң колач белән милли мәнфәгатьләрне кайгыртуга акчасын кызганмый торган кешеләр бик аз. Әлегә мондый үзәк тота торган кеше күренмәгән иде. Мондый милли мәркәзләр Төмәндә, Тубылда, Ульянда, Йошкар-Олада бар. Әмма ләкин алар муниципаль милек булып тора, ягъни хуҗалары – җирле хакимият. Бу исә татар баеның шәхси малы хисабына эшләп килә. Президентыбыз әлеге мәркәзгә тавыш көчәйткеч бүләк итте. Киләчәктә мондый милләтпәрвәрләребез сафы ишәйсен иде.
Петербургта татарлар – утыз ике мең, өлкәдә – сигез мең кеше. Шунысы сәер: егерме елдан артык шәһәргә Камал театры килмәгән. Былтыр шушы зур тәнәфестән соң Камал театрын алып килеп, Михайловский театры бинасында биш спектакль күрсәтә алдык. Театр өчен дә, вәкиллек өчен дә моны оештыру шактый зур тәвәккәллек булды. Чөнки егерме ел театр килми торгач, халык аны оныта башлаган. Баштарак залны тутыру кыенрак булса, соңгы спектакльләр туп-тулы залда узды. Инде хәзер театр җитәкчелеге белән сөйләшеп, ике елга бер тапкыр Петербургта гастрольләр оештырырга ниятлибез. Кариев исемендәге Татар яшьләр театры, Түбән Кама театры да, килеп, берничә спектаклен күрсәтеп китте. 30 август көнне, Казаннан артистлар чакыртып, концертлар оештырып, Петербургта да Татарстан Республикасы көнен милләттәшләребез арасында билгеләп үтү максатында тамашалар оештыра башладык.
– Казанны күреп хозурланырга теләгән петербурглылар арта дип ишеттек.
– Оештырмасаң, үзеннән-үзе генә килеп чыкмый ул. Казанга туристлар җәлеп итү өчен максатчан эшләргә кирәк. Моның өчен Петербургта эшләүче куәтле туроператорларны – Казанга, казанлыларны үзебезгә алып килеп, унбишләп бизнес-миссия оештырдык. Әле менә Яңа ел каникулында чартер поезд дигән чара оештырып, махсус поездга фәкать шушы туристларны гына туплап, балаларны Казанга китердек. Алар дүрт көн Казанда йөреп, шушы поездда Петербургка кайтып китте. Язгы каникул вакытында да шушы чараны оештырырга исәп. Ничек сөенмисең: Петербургтан килүче туристлар саны бүген Мәскәүнекенә якынлашып килә. Гәрчә петербурглыларның дөнья күреп кайтасылары килсә, бер адымда гына – Финляндия, бер сәгатьтән – Балтыйк буе илләренә, ике сәгатьтән Польшага барып җитәргә мөмкин. Хәзер безгә петербурглыларны Россиянең эчке тарафлары белән кызыксындырырга кирәк. Моңа халык әкренләп күнегә дә башлады кебек.
Әле менә вәкиллектә Татарстанда яңа басылып чыккан китапларның күргәзмәсен булдырдык, аны даими яңартып торабыз. Килеп күргән, кызыксынган кешеләргә ул китапларны онлайн режимда яздырып алу мөмкинлеге бар.
– Китап дигәннән. Күптән түгел генә Казанда, “Хозур” нәшриятында “Татар мәктәп-мәдрәсәләрендә кулланылган гуманитар фәннәр буенча дәреслекләр” дигән китабыгыз басылып чыкты. Әлеге хезмәт – татарда белем бирү системасы, укымышлылык гаять киң таралганлыгына дәлил ул. Югыйсә соңгы вакытта кайбер дин белгечләре, әйтик, ТФАдәге ислами тикшеренүләр үзәге белгечләре моны шик астына куя башлады.
– Әбрар абый Кәримуллин белән әүвәл сөйләшкәндә, бу теманы кандидатлык диссертациясе итеп үстереп булырмы, дип шик белдергән идем. “Бу юнәлештә дөнья күргән хезмәтләр иксез-чиксез. Кандидатлык кына түгел, докторлык итеп тә язып-үстереп була әлеге теманы”, – дип тынычландырды ул мине. Остазым йөз мәртәбә хаклы булып чыкты. Әлеге шик белдерүчеләргә мин төгәл саннар белән җавап бирә алам. Бу хезмәттә мин гуманитар фәннәр өлкәсен генә тикшердем. Монда XIX гасыр азагы – XX гасыр башын гына алдым. Тәгаен алганда, 1861 елдан башлап 1917 елга хәтле чорны колачлый бу. 1861 елда җәдитчелек чоры башлана дип исәпләнә. Шушы дәвердә чыккан гуманитар хезмәтләрне Петербург, Оренбург, Уфа, Казан архивларыннан эзләдем. Шул заманда басылган дәреслекләрне кулыма тотып, тикшереп, исемлекләрен булдыра алдым.
Бу китабымда шул чакта кулланылган 1010 дәреслекнең исемлеген бастырып чыгардым. Алар кайсы елда күпме тираж белән чыккан, аннан соң тиражлары үзгәргәнме, тагын кулланылганмы дигән сорауларга җавап эзләдем. Әгәр кулланылса, һәр елны басылып килгән. Чөнки нәшир шушылай акча эшләгән. Базар мөнәсәбәтләре бу. Сатып алына торган китапларны гына бастырганнар. Әгәр дәреслек кулланылмаса, аны чыгармыйлар. Чыккан икән, димәк, аны укыганнар. Һәр авылда мәдрәсәләребез, мөгаллимнәребезгә дәреслек кирәк булган. Әлеге татар дәреслекләрен хәзер “Хозур” нәшрияты бүгенге кириллицада да бастыра башлады. Алар мәдрәсәдә укыту өчен дә, кызыксынган кешеләр өчен дә мөһим. Саный торгач, исем китте: гуманитар фәннәр буенча гына да биш миллион данәдән артык дәреслек нәшер ителгән. Географиясе бик зур. Бу татар дөньясының зурлыгын, киңлеген дә күрсәтә.
Татар дөньясының куәтен мин БТКда эшләгән вакытта шактый яхшы күргән идем инде. Гадәттә читтән килгәннәр, Татарстан безгә ярдәм итәргә тиеш, дип белдерә. Мин аларга, сез Татарстанга булышырга тиеш, башка милләтләр – яһүд, әрмән, грузиннар үз ватаннарына ярдәм итәргә тырыша, сез дә шундый булсагыз иде, дип әйтә идем. Хәзер инде Сабан туе кебек зур колачлы бәйрәмнәрне дә урыннардагы милләтпәрвәрләребезнең үз көче белән уздыруы бу зарурлыкны урыннарда аңлый башлауларын күрсәтә.
– Әлеге дәреслекләрнең күпмесен татар кешесе язган, чит ил авторларының хезмәтләре күпме?
– Әлеге дәреслекләрнең 99 проценты – үзебезнең татар галимнәренеке. Араларында гарәпчәдән тәрҗемәләр бар. Гуманитар фәннәр дигәндә мин иң элек дини фәннәрне – тәҗвидтән башлап Коръән уку тәртипләре, сираны... күздә тотам. Уку дәреслекләре, ягъни әдәбият. Аннан соң зур өлешне татар теле һәм тарих дәреслекләре алып тора. Татар тарихы һәм Россия тарихы.
– Урыс теле буенча чыгарылган дәреслекләр күпме?
– Алар бар. Дөрес, күп түгел. Иллеләп дәреслекне санап киттем анда. Хезмәтнең беренче өлешендә мин кадими һәм җәдиди уку системасын аерып күрсәттем. Кадими уку йортларында кулланылган дәреслекләрнең исемлеген дә китердем. Минемчә, алай кадими, җәдиди дип бүлү дөрес түгел. Чөнки 1917 елга хәтле ике формада да укытылган. Аваз ысулын кулланып укыту да кергән. Әмма ул барча җирдә дә кереп бетмәгән. Чынбарлыкта кадими ысул җәдидигә нигез салган. Кадимидән берничек тә ваз кичәргә ярамый. Фикер каршылыгы булган, алар арасында даими каршылык булган дип раслау дөрес түгел. Алар бер-берсен тулыландырып торган. Укыту гына түгел, фикерләүнең яңа ысулы булса да, алар берсен берсе юкка чыгармаган. Әлеге тикшеренү-эзләнүләремне бүген дә дәвам иттерәм.
– Шактый вакыт Конгресста эшләгән кеше булганга, Конгресс уздырган җыенга килгәнгә, Петербургтан БТК эшчәнлеге ничек күренә, дип тә сорамыйча кала алмыйм.
– Һәрнәрсәнең кадере еракка китеп караганда яхшырак күренә. Туган авылымның матурлыгын кайтып күрәм дә исем китә. Бу дәрәҗәдә матур җирләр юктыр дим! Конгрессның эшчәнлеге умарта оясын хәтерләтә. Ул элек тә, хәзер дә шулай. Алга таба да шулай булырга тиеш, минемчә. Конгресс үзен аклый, матур гына эшли. Киләчәктә дә шушылай эшләр дип өметләнәм.
– Күптән түгел Дәүләт Думасының бер депутаты Ренат исемен кулланыштан чыгарырга, алга таба балаларга кушуны тыярга тәкъдим итте.
– Миңа бу тәкъдим бик сәер тоелды. Әлеге сүзнең өч мәгънәсе бар. Беренчесе – өч сүзнең беренче иҗекләрен алып ясалган сүз –революция+наука+техника. Икенчесе – итальян сүзе – яңадан туган дигән мәгънәдә. Өченчесе – гарәп сүзе – дөя селәгәе дигән мәгънәне бирә. Ул гарәпләрдә иң чиста әйберне аңлата. Шуңа күрә кемгәдер безнең исем ошамый икән, аның башы авыртсын.
Чыганак: (“Ватаным Татарстан”, /№ 34, 10.03.2017/) http://vatantat.ru/index.php?pg=528