Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында чираттагы “Ачык ишекләр көне” 25 нче март көнне булып үтте. Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә укырга керергә теләгән абитуриентлар арасында Казан шәһәренең 149 лицееннан, Теләче, Чистай, Бөгелмә, Кайбыч, Яшел Үзән, Балтач, Чирмешән, Кукмара районнары һәм Әлмәт шәһәреннән килгән укучылар бар иде.
Язгы каникулларның соңгы шимбәсендә үткәрелгән әлеге чараның төп үзенчәлеге – Саба һәм Актаныш районнарындагы 10 мәктәпнең онлайн элемтәдә катнашуы булды. Институт җитәкчелеге тарафыннан Татарстандагы район мәктәпләре өчен махсус рәвештә “Ачык ишекләр көне”ндә әнә шулай катнашу мөмкинлеге булдырылды.
Чараны ачып җибәреп, югары мәктәп директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ә.Ш.Юсупова чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәпнең структурасын, яшәешен, бүгенгесен һәм киләчәген бәян итте. Абитуриентлар өчен Югары мәктәптә белем алучы төрек студенты Әхмәт Балҗи, шулай ук кытай теле укытучысы Луй Ю һәм Кытайдан килгән студентыбыз Өмет Каһарман, кичәге студентыбыз, аспирантыбыз Гөлшат Галимова чыгыш ясады. Чарада абитуриентлар яңа уку елындагы белгечлекләр турында аерып сорадылар.
Югары мәктәптәге чарадан соң абитуриентларыбыз институт күләмендә оештырылган рус теленнән БДИ буенча консультация алды.
Абитуриентлар һәр очрашуда татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханына һәм укырга керү өчен татар теленнән имтиханга караган сорауларына җавап алып китәләр. Бу очрашуда да филология фәннәре кандидаты, доцент Р.К.Сәгъдиева татар теленнән имтихан турында, филология фәннәре кандидаты, доцент Г.Р.Мөгътәсимова БРИ хакында тулы мәгълүмат тәкъдир итте.
Киләсе 22 апрель көнне булачак “Ачык ишекләр көне”ндә дә Татарстандагы район мәктәпләрендә укучылар белән онлайн элемтә оештырылачак. Казанда яшәүче абитуриентларыбыз белән исә, гадәттәгечә, һәр чәршәмбе Кече инстутның татар теле һәм әдәбияты факультетында кичке дәресләр апрель аенда да дәвам итә.