Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ХХI йөз башы татар әдәби-мәдәни мохитенең бер үзәгенә әверелә бара. Милли иҗтимагый-мәдәни барышның, әдәбиятыбызның йөзен билгеләгән, яшәү мәгънәсен милләткә хезмәттә күргән шәхесләр, әдипләр белән җылы очрашулар күркәм традициягә әверлде. Бөек Тукаебыз туган көнне Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә шундый очрашуларның чираттагысы булып үтте. Бөтен төрки дөньяда, Рәсәйдә кыю һәм хөр фикерле милләтпәрвар шәхес буларак танылу алган мәртәбәле кунагыбыз – Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Төркиянең халыкара әдәби бүләге иясе, Азия-Африка илләренең халыкара “Лотос”, М.А.Шолохов исемендәге халыкара, Андрей Платонов исемендәге әдәби премияләре лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре язучы Ринат Мөхәммәдиевнең 2016 елда Мәскәүдә дөнья күргән “Күзачкысыз буран” исемле әдәби-документаль романын тәкъдир итү кичәсе булды.
Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев 1948 елның 10 декабрендә Татарстанның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында дөньягя килә. Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, филология фәннәре кандидаты. Хезмәт юлын Казан телевидениесе студиясендә яшьләр һәм балалар тапшырулары мөхәррире булып башлаганнан соң, «Казан утлары» журналында мөхәррир, Татарстан китап нәшрияты директоры булып эшли, Татарстан Язучылар берлеге белән идарә итә. 1990 елда РСФСРның Югары Советы каршындагы мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комиссия җитәкчесе булып тора, 1995-1999 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Татар, рус, төрек укучысына әдип “Кенәри – читлек кошы”, “Сират күпере”, “Утлы таба өстендә”, “Кош булып очар идем” дип исемләнгән романнары, “Беренче умырзая”, “Ак кыялар өстендә хыял”, “Истәлек өчен Гыйлемханга” кебек повестьлары, күпсанлы хикәяләре, алар тупланган 53 сандагы төрле телләрдәге басма китаплары аша таныш.
Әдәби иҗатыннан тыш, хөр фикерле, киң карашлы язучының әдәби-тәнкыйди, публицистик хезмәтләре һәрдаим киң катлам укучының игътибары үзәгендә. Ринат Мөхәммәдиев бүгенге көндә Мәскәүдә Халыкара Язучылар берлегенең рәис урынбасары, Мәскәүдә чыга торган «Татар дөньясы» («Татарский мир») дигән иҗтимагый-сәяси газетаның баш мөхәррире.
Әдипнең “Сират күпере” романы Төркиядә гаҗәеп дан казанган әсәрләрнең берсе икәнлеге мәгълүм. “Күзачкысыз буран” романын төрек теленә Мехмет Ясин Кая тәрҗемә итә. Китап басылып чыгуга роман Истамбул шәһәре мэры мәдәни үзәгендә, Мәрмәрә университетында төрки дөньяны өйрәнү фондында тәкъдир ителә. Төркия массакүләм мәгълүмат чаралары китапның ике атна эчендә 10000 данәдә сатып бетерелүе хакында хәбәр итә. Узган елның 18 октябрендә Мәскәүдә татар мәдәни үзәгендә романны тәкъдир итү кичәсе булып үтә. Мәскәүдә яшәүче татар зыялылары романга шактый югары бәя бирә, алар әсәрне төрки дөнья өчен гаять кыйммәтле хезмәт дип таный.
“Күзачкысыз буран” романының төп герое – төрки дөньяны өйрәнү фондын нигезләгән шәхес, Истамбул университеты профессоры, күп кенә уку йортларының, шул исәптән Казан федераль университетының дәрәҗәле профессоры Туран Язган. Очрашуда Казан университеты студентлары роман хакында әдипкә шактый кызыклы сораулар яудырды. Студентларыбызда романдагы документаль фактлар да, әсәрнең теле, язылу тарихы, әсәрнең исеменә салынган мәгънә дә кызыксыну уяткан икән. Студентлар белән бәхәскә кереп, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова романның жанрын, әсәрдәге фактологик материалны янәдән күздән кичерергә киңәш итте. Боларга өстәп, төрки дөньяның бүгенге хәле турында да шактый кызыклы сораулар бирелде. Ринат Мөхәммәдиев студентларыбызның шактый кыю, иҗади икәнлекләренә игътибар итми калмады.
Әдипнең һәрбер әсәре укучы тарафыннан көтеп алынганы шик уятмый. Шуңадырмы, Ринат Мөхәммәдиевнең романын тәкъдир итү кичәсендә мөгаллимнәребез дә, студентлар да язучының тулаем иҗаты турында сораулар яудырды. Р.Мөхәммәдиев, әдәби иҗатыннан тыш, гыйльми-публицистик эшчәнлеге турында да сөйләде, бу юнәлешне дәвам итәргә теләге барлыгын әйтте. “Кайсы әсәрегез иң кадерлесе?” – дигән сорауга, язучы: “Ана кешегә һәр баласы кадерле булган кебек, әсәрләремнең дә һәркайсы кадерле, чөнки алар тормышымның этаплары”, – дип җавап бирде. Үзенең лирик –романтик дулкындагы беренче әсәрләрен сагынуын да билгеләп үтте әдип.
Әйтергә кирәк, сагыну турындагы сүзләр еш яңгырады кичәдә. Очрашу тәмамлануга һәркемнең күзләренә моң, гамь урнашкан иде. Әдип студентларга дип алып килгән китапларга әле бик озак үзенең җылы сүзләрен теркәде. Гаҗәеп кызыклы, бай эчтәлекле, гамьле сөйләшү, аралашудан һәркемнең күңелендә хисләр өермәсе кайный иде. “Сезнең романыгыздагы героиня Гүләндәм ханымның яраткан чәчәкләре – гүлләрне бездән Сезнең кыю һәм хөр фикерле, якты иҗатыгызга мәхәббәтебез билгесе дип кабул итсәгез иде”, – диде студентлар. Йомгаклау сүзендә татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов әдипкә биреләсе сорауларның шактый күп калганлыгын билгеләп үтте.
“Төннәрен йокламадым, көннәр буе эшләдем – кара тиремне түктем, кызыл канымны йөгерттем – төрек кавеме югалмасын диеп...” Ринат Мөхәммәдиевнең “Күзачкысыз буран” исемле әдәби-документаль романына Орхон-Енисей язмаларыннан алып кертелгән алтынга тиң сүзләр бөтен төрки дөньяда танылу алган язучыбызның шәхесенә карата соклану һәм иҗатына мәхәббәт белән белән үрелеп, күңелләрдә озак яңгырап торыр әле.