Алканат канатландыручы, якты киләчәккә ирешүгә дөрес юл күрсәтеп, яңа үрләргә ирешергә җилкендерүче көчләр символы. Кичә генә студент тормышында кайнап, бүген авыр һәм бик күп мәшәкатьле олы тормыш чигендә басып торучы студентларның иң дулкынландыргыч мизгелләре – профессиональ белгечлек алу турындагы диплом алу тантанасын нәкъ менә «Алканат» атамасы белән атау очраклы түгел. Чөнки тормышның үзгәреш алган урынында үзендә җаваплылык һәм киләчәк өчен курку хисләре биләгән яшь йөрәкне канатландыру, аны үсендерү бик мөһим.
5 нче июль – Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты өчен иң истәлекле көннәрнең берсе. Институтыбыз быел тагын бер буын яшь белгечләр тәрбияләп чыгарды. Барлыгы 144 студент көндезге бүлекне тәмамлады, шулар арасында 57се – лаеклы кызыл диплом ияләре. Читтән торып белем алучылар арасында 2 кеше кызыл диплом, 16 кеше зәңгәр дипломга ия булды. Бу хакта Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең уку-укыту эшләре белгече Лилия Нурова хәбәр итте.
Тантананың рәсми өлешен институтның директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде. Аның чыгарылыш студентларына биргән хәер-фатихасы, киләчәк тормышта да югалып калмыйча үз урыныңны табу турындагы киңәш-теләкләре институт «рухы»нда тәрбияләнгән һәр студентның йөрәгенә сеңеп калырдай тормыш фәлсәфәсе буларак яңгырады.
Тантана Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов тарафыннан дипломнар тапшыру белән дәвам итте. Ниһаять, «канат»лар – кулда. Кызыл диплом иясе Назлыгөл Вәлиева бүгенге көнне шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да дип саный. Түбән курс студентларына ул үзенең киңәшләрен дә бирде: «Тырышып укырга һәм шул ук вакытта актив тормыш алып барырга вакыт табарга онытмагыз. Студент тормышы шуның белән истә кала. Ул якты, матур хатирәләр белән тулы булсын иде. Биш ел эчендә минем белән бергә булган төркемдәшләремә, безгә төпле белем биргән мөгаллимнәребезгә чиксез рәхмәтлемен. Аларның акыллы, мәгънәле сүзләре тормышта һичшиксез ярдәм итәр дип уйлыйм».
Кичә институтыбызның талантлы студентлары әзерләгән җырлар белән үрелеп барды. Диплом тапшыру тантанасының кунаклары арасында институтыбыз мөгаллимнәре, Татарстан Яңа гасыр телеканалында чыга торган «Күчтәнәч» тапшыруының мөхәррире, «Кичке аш» тапшыруының алыштыргысыз алып баручысы, режиссеры Резеда Мансур кызы Хәсәнова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Мөдәрис улы Яруллин, иң популяр татар видеоблогеры, «Татар Малай» нигы белән танылган Ринат Галиәхмәтов та бар иде. Аларның һәрберсе, студентлык чорын үткән кешеләр буларак, үзләренең студент еллары хатирәләрен яңарттылар һәм бүген «олы тормыш вәкиле», җәмгыятькә файдалы шәхес буларак студентларга акыллы киңәшләрен бирделәр. Яшьләр Ринат Галиәхмәтовның, алар белән бер дулкынга көйләнгән кешенең сөйләгәнен аеруча кызыксыну белән тыңладылар. Ул үзе укыган елларны искә төшереп, мондый тантаналы чыгарылыш кичәләре бөтенләй булмавын әйтте һәм моның турында үзенең теләкләрен белдерде: «Югары уку йортын 2007нче елны тәмамладым, курсташлар белән җыелышканны хәтерләмим. Шуңа карамастан, бергә укыган төркемдәшләр белән бүгенге көндә дә аралашабыз. Чыгарылыш студентларының диплом тапшыру кичәсен беренче тапкыр премия форматында оештырылуы, һичшиксез, күңелле бәйрәм буларак истә калачак. Мондый премияләрне фестиваль дәрәҗәсендә үткәрергә тәкъдим итәр идем. Элеккеге бетергән кешеләрне дә чакырып, аларны үрнәк итеп куярга кирәк».
Тантана студентларның һәм аларның әти-әниләренең институтка, мөгаллимнәргә рәхмәт әйтүе белән белән тәмамланды. Чыгарылыш студентлары, кулларына киләчәккә илтәр нык канатларын – дипломнарын тотып күмәк фотога төштеләр.
Яңа гасыр яшь татар белгечләренең киләчәге якты, җәмгыятьтә тапкан урыннары нык һәм ышанычлы булсын иде!