22 ноября 2014
Практика узучыларны көзен "саныйлар"

Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү – куанычлы хәл. Әгәр дә синең остазларың да моны билгеләп үтсә, бу – икеләтә куаныч.

Шундый вакыйгаларны берсе бездә, татар журналистикасы кафедрасында да, узды.

21 ноябрь көнне җәйге практика нәтиҗәләрен йомгаклауга багышланган чара узды. Кафедра җитәкчесе, филология фәннәре докторы, профессор Васыйл Заһит улы Гарифуллин бәйрәмне башлап җибәрде. Ул, үз чиратында, җәйге практиканы үзеңне, иҗатыңны сынап карау вакыты, дип билгеләде. Шулай ук шәхси язмаларың белән генә түгел, төркемдәшләрнең материаллары белән дә кызыксынып барырга кирәклеген ассызыклады. Гомумән алганда, Васыйл Заһит улы безнең иҗатыбыз, эшебез белән горурлануын җиткерде.

Бәйрәм булгач, бәйрәм инде! Һәр төркем чыгышлар да әзерләгән. Бишенче курслар аеруча тырышкан. Алар студентларга гына түгел,  мөгаллимнәр өчен дә студент тормышына күзәтү ясады. Беренчеләргә алар “оялчан” дигән билге такса, икенчедә укучыларны “йолдызланырга яратучылар”, дип әйтте. Хәер, бишләр “пара”ларны, үкенү хисләрен, диплом яклауны да җырга салып башкарды. Соңыннан, үзләре әйтмешли, “сюрприз” булды. “Мин солдат” дигән җыр көенә үзләре уйлап тапкан җыр суздылар:

Әй, җурфак,

Әле ярый булдың тормышым битендә.

Тәҗрибә һәм акыл алып чыгып китәм.

Әй, җурфак,

Исемең үзгәрсә үзгәрсен,

Җисемең

Генә калсын гел үзең белән.

Башка курслар да бишләрдән кимен куймады. Беренче һәм өченче курслар бию номеры белән чыгыш ясаса, икенче курслар үзләре төшергән видео күрсәтте. Дүртә укучыларның “рэпер” икәнен белми идек тә әле! Ни дисәк, нәкъ менә алар укытучылар турында рэп укыды. Һәр мөгаллимнең дәресендә нинди кызыклы очракка юлыкканын шул рәвешле сөйләделәр.

Җәйге практиканы иң узышлы узган студентларга (Тимергалеева И.М., Садретдинов Р.Р, Арикеева И.И., Гайнетдинова И.А., Гыйниятуллина Г.Ш., Мәрдәнова Л.А., Гарифуллина Л.Т., Шәкүрова Д.Д., Мостафина Ф.Р., Закиров Л.Р., Галимова Л.Р., Сабирова А.А., Минневәлиева А.Н.) дипломнар белән истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Бу үзенә күрә алга таба барырга, иҗат итәргә тагын бер стимул булып тора.

Источник информации: Татар журналистикасы кафедрасының 5 курс студенты Алинә МИННЕВӘЛИЕВА.