21 ноября 2014
ТЕЛЛӘР БЕЛГӘН – ИЛЛӘР ГИЗГӘН

Республикабызның фән һәм мәгариф министрлыгы, КФУның ФһМБ институты тарафыннан татар телен үстерү буенча бик күп төрле фәнни-гамәли конференцияләр, конкурслар, олимпиадалар үткәрелеп торуын һәрдаим ишетеп торабыз. Нәкъ менә шундый чараларның берсе – рус телле студентлар өчен татар теленнән VII Республика вузара олимпиада 19 нчы ноябрь көнне ФһМБ институты бинасында максатчан студентларны үзенә җыйды. Олимпиада университетыбызда үткәрелүче “Телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” дип исемләнгән  III Халыкара фәнни-гамәли форум кысаларында узды.  Менә инде җиденче ел рәттән югары уку йортларында укучы рус милләтеннән булган студентлар һәм магистрантлар татар теленнән белемнәрен сыныйлар. Шунысын әйтү мөһим, калган еллардан аермалы буларак, быел әлеге чарада республикабызның 10 югары уку йортыннан 130 гариза кабул ителгән.

Бәйгенең максаты – яшьләрдә татар теленә мәхәббәт уяту, республикабызның икенче дәүләт теле булып саналган татар телен пропагандалау.

Олимпиаданы тантаналы рәвештә ФһМБ институтының уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Рамил Хәмит улы Мирзагитов һәм Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире профессор Әлфия Шәүкәт Юсупова ачып җибәрде. Катнашучыларны чит илдән килгән кадерле кунакларыбыз Төркиянең Эгей университеты профессоры Мостафа Онер һәм Финляндиянең Хельсинки университетының лекторы  Кадрия ханым Бәдретдин ялкынлы сәламләде. Студентлар  дәрәҗәле шәхесләрнең саф татар телендә генә аралашуына шаккатып тыңлап утырдылар.

Иң куанычлысы, катнашучыларга үзенең хәер-фатихасын бирергә дип япон егете, татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән  II халыкара олимпиаданың гран-при иясе, хәзерге вакытта ФһМБ институты магистры Юто Хисияма да килгән иде. Шулай ук фин егете Робин Эастонда катнашучыларны татар һәм туган теле фин телендә сәламләп алды.

Тантаналы ачылыштан соң студент  халкы эшкә чумды.  I тур язмача, ягъни лексик-грамматик, коммуникатив биремнәрне, текст белән эшләүне үз эченә алса, II турда  татар телендә  сөйләшә белү дәрәҗәсе тикшерелде. Гомумән алганда, студентлар бу биремнәрне ике-өч сәгать эчендә башкарып чыктылар. 

Җиңүчеләр, эшләре югары балл белән бәяләнгән студентларның 15% призерлар буларак билгеләнә. Җиңүчеләргә КФУның ФһМБ институтының дипломнары һәм истәлекле бүләкләре биреләчәк. Олимпиада җиңүчеләре тантаналы рәвештә 21 февральдә Туган тел көнендә бүләкләнәчәкләр.

Нәтиҗәләрне көткән арада татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелүче III Халыкара олимпиада да теркәлеп, әзерлек эшләрен башлыйк, хөрмәтле студентлар!

Айзилә Батырханова

ФһМБ институтының 2 курс студенты


Список призеров VII Республиканской межвузовской студенческой олимпиады по татарскому языку (для русскоязычных студентов) 19-20 ноября 2014г.