19 ноября 2014
Тарихи ватанда очрашу

Хельсинки университеты лекторы, «Tatarica» журналының  халыкара редакция советы әгъзасы Кадрия ханым Бәдретдиннең  бу юлы Казанга килүенең төп сәбәбе - 19-21 ноябрь көннәрендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үтә торган «Телләрне һәм мәдәниятләрне саклау» форумында фәнни доклад белән катнашу. 18 нче ноябрь көнне  кунакны институт директоры филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов кабул итте. Әңгәмә вакытында Казан федераль университеты һәм Хельсинки университеты арасындагы эшлекле хезмәттәшлек, бу университетта татар теле дәресләре укыту, лингвистика өлкәсендә уртак фәнни проектлар, ерак Финляндиядә татар дөньясы һәм анда тел һәм мәдәниятне саклауга  кагылышлы  мәсьәләләр турында сүз барды. Алдагы көннәрдә Кадрия ханым форум кысаларына үтә торган конференцияләрдә «Финляндиядә татарлар һәм татар теле» дигән темага доклад ясарга, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге студентлары белән очрашырга, «Tatarica» журналы редколлегиясе белән күрешергә тели.