26 сентября 2014
Без – күрше бүлмәдә яшәгән туганнар кебек...

Әхмәт Йәшилтепе  мәркәзебезгә үзенең иҗат җимешен – “Вакыт арасындагы юлчы: төрекләр эзләре буйлап” сериясеннән документаль фильмын тәкъдим итәргә килгән.

Әлеге фильм Татарстан Республикасы тарихы, гореф-гадәтләре, халкына багышланган. Сюжетына татар халкы үсешенең хәлиткеч вакыйгалары салынган. Анда – архитектура һәйкәлләре дә, Г.Тукай да, Ш.Мәрҗәни дә.

“Безнең теләк – замана яшьләренең игътибарын документаль, тарихи фильмнарга юнәлтү иде. Бөтен серия 18 фильмнан тора. Татарстан турында төшергәндә бик рәхәтләнеп эшләдем. Төркия халкына тәкъдим иткәч, шактый күп хатлар килеп иреште. Димәк, үз ватанында фильм көчле тәэсир иткән”, - ди автор.

Әлеге серия Монголиядә башланып киткән. Соңрак Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Башкортстан һәм Татарстанга юнәлгән. Зур эш башкарылганнан соң, узган елның ноябрендә төшерү процессы башланган.

Фильмда читтәге кешенең татар мәдәниятына карашы ачыла. “Без сезнең тарихта мәкер яки тискәре моментлар эзләмәдек, ә безнең гомум булган үзенчәлекне, ата-аналарыбыз бер үк икәнен күрсәтергә теләдек. Без бит күрше бүлмәдә яшәүче туганнар кебек”, - дип, фильм эчтәлегендә ни әйтергә теләгәнен белдерде Ә.Йәшилтепе.

Шәхеснең иңсәләрендә шактый зур тәҗрибә бар. Ул дистә елдан артык Америкада эшләгән. Журналистика өлкәсендә гамәлдә дә, фән ягыннан да казанышлары тирән. Безгә – булачак журналистларга ул үз белдегеннән чагыштырып, төрле үсеш дәрәҗәләрен күрсәтте. Журналист буларак ул Төркиянең әлеге өлкәсе өчен шактый тырышлык куйган. Мәсәлән, безгә ул җирле “NTV” каналының ачылуыннан алып кыскача тарихын сөйләде, гомумән, илдә журналистиканың эшчәнлеге хакында аңлатты. Шулай ук дөньякүләм билгеле булган “CNN” каналын һәм “Vogue” мода журналын Төркиягә кертү процессы ничек барганын сөйләп үтте. Ил һәм аның милләтенең гореф-гадәтләренә, яшәешенә карап, мондый басмалар тулаем оригиналга хас булып басыла алмый, билгеле. Ә.Йәшилтепе аларның Төркиядә пәйдә булганда нинди үзгәрешләр кичергәнен, илгә ничек яраклаштырылганын, нинди кыенлыклар белән кисешкәнен һәм башка серләрне ачты.

Белемле шәхес һәм тәҗрибәле журналист буларак, ул студентларга мөмкин кадәр күбрәк тел үзләштерергә, материал язганда фикерне төгәл чагылдырырга һәм шул ук вакытта үз ягыңнан нейтраль калырга дигән файдалы киңәшләр бирде.

Источник информации: Татар журналистикасы кафедрасының 2 курс студенты Регина Шигабетдинова