19 сентября 2014
А.Гыйләҗев: "Үткәннәрне онытырга ярамый"

Күңел көз килүенә шатланса да, һаман җәйне сагынып моңсулана... Әлеге шыксыз көннәрдә ничек күңел җылысы табарга соң? Без – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең 10.2-103 төркеме студентлары төркем кураторыбыз һәм татар әдәбияты укытучыбыз Гөлфия апа Гайнуллина белән Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына барырга булдык. Бу көннәрдә анда К.Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театрлары фестивале бара. Без Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” спектаклен Яр Чаллы Татар Дәүләт драма театры сәхнәләштергән вариантта тамаша калдык. Дөресен генә әйткәндә, әлеге әсәрнең эпик текстын моңа кадәр без барыбыз да йотлыгып укыдык, алай гына да түгел, дәрестә һәр җөмләсен тикшереп чыктык. Беренче карашка, һәркем эчтәлеген белә иде. Ләкин чаллылар чын мәгънәсендә безне шаккаттырдылар! Әсәрне бөтенләй яңа яктак ачтык! Ул декорацияләр, актерларның уйнаулары, ут куелышы дисеңме! Хисләр әйтеп бетергесез! Барысы да иң югары дәрәҗәдә иде. Әлеге спектакль һәркемгә дә ошады. Ике сәгать ярым вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Соңыннан без Аяз Гыйләҗевның хәләл җефете Нәкыя апа белән таныштык, аралаштык, бергәләп фотога төштек. Нәкыя апа безнең алда бар күңелен ачып салды, зал тулы тамашачыларга һәм бу спектакльне ике тапкыр – 1979 елны һәм хәзер сәхнәләштергәне өчен режисер Фаил Ибраһимовка зур рәхмәтләрен белдерде. Фаил Ибраһимовка А.Гыйләҗевның мирасы фонды исеменнән рухи батырлыгы өчен медаль тапшырылды. А.Гыйләҗевның мирасы фондын булдыруга һәм аның иҗатын киңкырлы өйрәнүгә барлык егәрен багышлаган яшь галимә, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова да тамашачылар алдында сүз тотты, әдип иҗатына мәхәббәте турында ялкынлы чыгыш ясады. Бу истәлекле көнне оештырганы өчен Миләүшә Хәбетдиновага без дә аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең белән бергә татар әдәбияты укытучыбыз Нурфия апа Юсупова да бар иде, дәрестә бу драма әсәре турында сөйләшүне әле дәвам итәрбез, дип уйлыйбыз.

Әйтергә кирәк, спектакль тәмам булгач, КФУ галимнәре Ә.М.Закирҗанов һәм М.М.Хәбетдинова Мәскәүдән килгән театр белгечләре белән берлектә драманың куелышы хакындагы фикер алышуда катнашалар. М.Хәбетдинова әйтүенә караганда,  Мәскәүдән килгән театр белгече Елена Глебова, шулай ук татар театры белгече Ильтани Илялова әсәрне һәм аның бу куелышын югары сәнгати дәрәҗәдә дип бәялиләр, мөкиббән булып тамаша кылганнарын белдерәләр.

Әлеге көн һәрберебезнең дә күңелендә матур хатирә булып уелып калды. Аяз Гыйләҗев безне милли хәтер дулкынына кайтарды. Күңелдә әдипнең “үткәннәрне онытырга ярамый, асылыгызга кайтыгыз” дигән сүзләре тирән уелды.

Айсылу Мөбәрәкшина