14 июня 2014
"Кәкрәйтеп-бөкрәйтеп" Юрмалага!

 10 июнь Казанда МС КВНың 1нче форум кысаларында йомгаклау фестивале яңгырап узып китте. Әлеге фестиваль “КиВиН 2014” кә иң кыска юл дип әйтеп була. Чөнки бу уенның җиңүчесе Юрмалада үтә торган олы фестивальга путевка ота алды!

КВН дип яшәүчеләр өчен оештырылган грандиоз шоуда конкурс кысаларында 9 команда үз көчләрен сынап карады.

Бу уенның алып баручылар, юморны өстәп торучылар – Высшая Лиганың редакторлары Дмитрий Шпеньков һәм Дмитрий Колчин.

Бу кичне юмор дәрәҗәсен киләсе жюри әгъзалары бәяләде:

ВИА Волга- Волга солисты Антон Салакаев, ТР КВНның якын дусты Георгий Шамгунович Гатауллин, КВНның Премьер Лиганың редакторы Алексей Ляпичев, Высшая Лиганың редакторы, КВНның бөек шәхесе Михаил Марфин, жюри рәисе Александр Александрович Масляков.

Әлеге кичәне Казаннан Сборная Юниор Лиги ачып җибәрде. Алар үз-үзләрен балалар дип тормадылар, төрледән-төрле олы темаларга шаярттылар. Беренче сәяси ералаш моңа дәлил булып тора. Кыскасы, аларның чыгышлары кунакларга хуш килде!

Конкурс рәвешендә булган чараны ачып җибәрүче команда буларак Сборная Баку ны күзәтеп булды.

Иң беренче секундлардан әлеге команда барлык тамашачының игътибарын яулап алды. Үз чыгышларын алар “Сез әле мондый әзербайджаннарны күргәнегез юк” дигән сүзләрдән башлап җибәрәләр һәм сәхнәдә булган барлык мизгелләрне бер сулышта алып бардылар. Күбесе ризалашыр, истә калган миниатюралар арасыннан Дербышкада җырчы Дорнның концертын, уңайсыз ситуацияләр турыда җырны аеруча билгеләп була. Тулаем алганда бу команданың чыгышы бик шәп булды! Афәрин егетләр!

Икенче булып сәхнәгә Рәссәйдән Сборная РЖД командасы чыкты. Инде күзәтеп үткәнчә классик командаларның бер төре. Алар тарафыннан күзәтелгән мәзәкләрдә командага гына хас булган тематиканы күзәтә алабыз. Күбесенчә поездда булган вакыйгалар. Миниатюралар бер тематикага якын булса да, һәрбер тамашачы үзенә ниндидер үзенчәлекле якны билгели алды.

Чираттагы команда – Город Развлечений, Суханово-Парк. Иң неодекват командаларның берседер. Ләкин әлеге неодекватлык бара тик яхшы, кызык яктан гына тәкъдим ителде. “Будем шутить странно...прям капец” дип башлап җибәрделәр алар. Баш миен кәкрәйтеп-бөкрәйтеп бетергән мәзәкләрнең берничәсе – музыка мәктәбендә дәрес, юлда булган вакыйга. КВНда мондый командалар сирәк. Бәлки бу начар түгелдер? Чөнки алар сирәк булсалар да, үзләренең бер чыгышлары белән кешене шаккатыра ала.

Сборная Кременчуга «Лукас». Бу команданың юморына килсәк, без анын тормышка бик якын булганын әйтеп китә алабыз. Клубка керү мәзәген алсак та була. Тик бу миниатюрада егетләр үзләренең мәзәк кенә күрсәткәннәрен түгел, ә шәп итеп биегәннәрен дә күрсәттеләр! Көтелмәгән нәрсә булды бу!

Мәзәкләр марафонын Полярный экспресс (Якутия) командасы дәвам итте. Алар да шулай ук үзләренә якын булган темалардан еракка китеп тормадылар. Моңарга дәлил булып Якутия урамында булган хәлне мисалга китерә алабыз. Бу команданың иң истә калган миниатюраларның берсе – җәй һәм кыш ариясе.

Сәхнәдә тамашачыларга бик якын булган Добрый вечер. Бәләкәй генә карнавал. Кызлар һәм төрле төстәге костюмнар чыгышны матур итеп башларга ярдәм иттеләр. Команда фикеренчә барлык кеше нефтянникларга багышланган җырны белергә тиеш. Мисал өчен алар үзләре аны башкарып киттеләр.

Инде иң баштан чираттагы команданы үзенчәлекле булганын аңлап булды. Чөнки бу команданың составы бары тик кызлардан гына тора. Ул да булса Сборная Имени Ирины Шейк (Энгельс). Кыскасы нәрсә дип әйтергә... Кызларский состав, кызларский юмор!

Ә сәхнәдә Казанның горурлыгы дисәк тә ялгыш булмас. Күбесе аңлагандыр, ул – Сборная Банкетных Ведущих. Иң элек, талантлы команда залны үзенең татар колоритлы директоры белән таныштырып китте.Ул “Пирамида” концерт залына карата шәхси карашын белдереп тә өлгерде! СБВ ярдәме белән без Казанканың нинди “чиста” булганын бик реаль рәвештә күзәтә алдык. Чыгышның азагында команда тагын бер тапкыр бүтәннәргә охшамаска тырышты – сәхнәгә КВНның бөек шәхесен Михаил Марфинны чакырды.

Конкурс кысасында соңгы команда булып Приоритет иде. Әлеге команда шулай ук бик үзенчәлекле! Составы бары тик кызлардан гына тора. Һәрбер тамашачы, жюри үзенә билгеләр үткәндер, аларның мәзәкләре, сәхнә осталыгы кайбер егетләр командаларыннан югарырак та. Мондый уеннарда төрле көтелмәгән вакыйгаларсыз булмый шул. Шулай итеп уенның ахырында алып баручылар әйтеп киткәнчә, “Приоритет” командасының капитан кызның чыгыш вакытында үкчәсе сынган! Ләкин, моны бер тамашачы да күрмәде. Афәрин, команда!

Ә менә барлык кунаклар өчен шулай ук Высшая Лигадан С.У.Р.А командасы чыгышын ясады. Аларның мәзәкләре казан халкы өчен бик тә якын булды.

Димәк, фестивальның нәтиҗәләре:

3 урын - Приоритет – ДГТУ, Ростов – на – Дону

2 урын - Сборная Баку, Азербайджан

1 урын - Сборная Банкетных Ведущих, Республика Татарстан

Ләкин, КВН да сюрпризларсыз булмый бит! Шуңа күрә уен алдыннан Юрмалага бары тик бер команда барачак дисәләр дә, әлеге КэВэНщиклар өчен мөһим путевканы ике команда отты! Ул да булса - Сборная Банкетных Ведущих, Республика Татарстан һәм - Сборная Баку, Азербайджан.

Илүзә Сәлимова.