16 мая 2014
Афәрин "Ягымлы яз" җиңүчеләренә!

Агымдагы атна институтыбыз студентлары өчен шактый җаваплы һәм бик куанычлы булды. Ни дигәндә, башкалабызда шаулап-гөрләп “Ягымлы яз – 2014” милли иҗат фестивале узды. Инде менә егерме икенче мәртәбә бу фестиваль талантлы татар яшьләрен табарга, аларның иҗади мөмкинлекләрен билгеләргә ярдәм итә.

Фестивальдә Татарстаныбызның бөтен уку йортлары көч сынашты. Әмма быел “Ягымлы яз” республикакүләм конкурсы булып кына калмыйча, якын-тирә регионнарны да җәлеп иткән. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты да мондый күңелле чарадан читтә калмады. 13 май көнне булып узган сайлап алу турында институтыбызның “Ал Зәйнәбем” вокаль ансамбле, “Яшьлек” бию төркеме, нәфис сүз осталары, җырчыларыбыз катнашты.

Һәм менә ул дулкынландыргыч һәм тантаналы мизгел! 15 май көнне гала-концертта җиңүчеләребезнең исемнәре билгеле булды. Алар: “Вокал” номинациясендә 3 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнүче “Ал Зәйнәбем” вокаль ансамбле, театраль юнәлешнең “Нәфис сүз” номинациясендә 3нче урынга лаек булган Айзилә Батрханова, “Конферанс” номинациясендә 2 нче урынны алган Эльвина Нәҗипова. Ә югары сәнгать мәктәбендә укучыларның дуэты махсус диплом белән бүләкләнде. Афәрин, кызлар һәм егетләр! Сезне җиңүләрегез белән котлыйбыз һәм алга таба да зурдан-зур уңышлар теләп калабыз!