26 апреля 2014
Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәни багланышлар бүлегендә Тукай көне

25 апрель көнне Кече институтның татар теле һәм әдәбияты факультеты студентлары һәм онлайн элемтәдә Актаныш сәләтле балалар гуманитар гимназия-интернат һәм Саба районы сәләтле балалар өчен аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 128 ел тулу уңаеннан татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы доценты, тукайчы галим Т.Ш.Гыйлаҗевның “Г.Тукай һәм ХХ йөз башы мәдәни яңарышы” дигән темага дәресе булды. Кече институт студентлары өчен уку елы тәмамлану алдыннан үткәрелгән бу күркәм чарада Г.Тукай музеннан вәкилләр дә катнашты.  Дәрес Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле һәм әдәбияты  үзәгендә үтте.

Галим Т.Ш.Гыйлаҗев укучыларга Г.Тукай тормышыннан күп кенә кызыклы сәхифәләрне бәян итте. Укучыларыбыз дәрестә Г.Тукайның татар сәнгатенең чишмә башында торган бөек шәхесләр Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Ильяс Кудашев-Ашказарский, Мәрьям Рахманкулова, Галия Кайбицкая, Габдулла Кариевлар белән аралашуы турында яңа мәгълүматлар ишеттеләр, шагыйрьнең тормыш юлын, татар сәнгатенә мөнәсәбәтле гыйбарәләрен искә төшерделәр, әдипнең мәдәниятебез үсешенә керткән өлешен бәяләделәр.

Т.Ш.Гыйләҗев ХХ йөз башы татар мәдәни үзәге “Шәрыкь клубы” турында рухланып, яратып сөйләде. Иң гаҗәбе – укучылар дәрестә  шигырьләр сөйләп, атаклы “Шәрыкь клубы”нда “булып кайттылар”, бер гасыр элеккеге атмосфераны, милли рухны тойдылар. Актаныш гимназиясе һәм Саба мәктәбе укучылары Тукайның күп шигырьләрен яттан сөйләүләре, татар халык җырларын белүләре белән таң калдырдылар. Кече институт студентлары исә бик теләп үзләренең Г.Тукайга багышлап язылган шигырьләрен укыдылар. VII сыйныф укучысы Сираҗиева Резидә үзе язган “Тукайга” исемле шигырен яттан укыды.

Дәрестә Кече институтыбызның абитуриентлары да катнашты. Алар – VII сыйныфта безнең татар теле һәм әдәбияты факультетына студент булып киләчәкләр. Казан шәһәренең 11 татар  гимназиясе укучылары Галимова Лиана, Зарипова Алинә, Хәйруллина Гөлүсә алтынчы сыйныфны тәмамлауга, иптәшләре Антонов Ринат белән бирегә укырга килергә исәп тоталар. Ел дәвамында дәресләргә йөргән VII сыйныфта укучысы Антонов Ринат ХI сыйныфны тәмамлауга Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәни багланышлар бүлегенә укырга керергә ниятли.

Дәрестән соң Кече институт студентлары Г.Тукай музеена бардылар.

Кече институтта икенче уку елы йомгаклары Тукай көнендә ясалды. Актаныш һәм Саба мәктәбе укучылары Кече институт белән бергәләп киләсе уку елында да бүгенге кебек эчтәлекле дәресләр тыңларга, киләчәктә Г.Тукай кебек милләт хадиме булырга теләк белдерделәр.