23 апреля 2014
Кече институтның татар теле һәм әдәбияты факультетында Тукай көне

25 апрель  – җомга көнне Кече институтның татар теле һәм әдәбияты факультеты студентлары һәм онлайн элемтәдә Актаныш сәләтле балалар гуманитар гимназия-интернат һәм Саба гимназиясе укучылары өчен бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 128 ел тулу уңаеннан татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы доценты, тукайчы галим Т.Ш.Гыйләҗевның “Г.Тукай һәм ХХ йөз башы мәдәни яңарышы” дип исемләнгән лекциясе була. Дәрестән соң Кече институт студентлары Г.Тукай музеена барачаклар.

Ачык дәрес КФУның 33 бинасында (Татарстан ур, 2) 103 аудиториядә 11.00 сәг.тә була. Рәхим итегез!

Планируемая дата события: 25.04.2014