28 марта 2014
Студентлар әдәби тәнкыйть белән кызыксына

Камиллекнең чиге юк диләр. Нәкъ менә шуңа күрә һәркем ниндидер яңалыкка, үсешкә омтыла. Шулай да хаталарны күрсәтеп, ялгыш юлдан саклап торучы булу да бик кирәк. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә андый кешене тәнкыйтьче дип атыйлар.

26 нчы март көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә шагыйрь, язучылар берлеге әгъзасы, тәнкыйтьче Равил Рахмани катнашында түгәрәк өстәл оештырылды. Чарада татар әдәби тәнкыйте тарихы курсын алып баручы доцент Чулпан Малик кызы Куракова, шушы фәнне үзләштерүче һәм, гомумән, тәнкыйть белән кызыксынучы 4 нче курс студентлары катнаштылар.

Сөйләшү башында ук “Әдәбият нәрсә ул?” дигән сорау яңгырады. Һәркем үзенчә җавап бирде: берәүләр теоретик материалга нигезләнсә, икенчеләр иҗади якын килүне кирәк таптылар. Ә Равил  ага Рахманиның җавабы бөтен кешене дә шаккатырды: “Әдәбият” “(а)Әдәмнәр Дөньяда Әдәпле,  Бәхетле Итеп Яшәргә Тиеш” дип тәкъбир ителә икән.

Түгәрәк өстәл барышында, әдәби тәнкыйть, аның бүгенге халәте, язучыларның тәнкыйтькә мөнәсәбәте турында сүз барды. Равил ага әдәбият нигезләре турында үзенең фикерләре белән уртаклашты.  Бүгенге көндә иҗат белән шөгыльләнүче кайбер язучыларның ни өчен халык тарафыннан танылмавы турында сүз булды. Студентларны язучылар берлегенә кабул итү шартлары, аның үзенчәлекләре дә кызыксындырды.

 Әдәби әсәр язарга теләүчеләр өчен дә киңәшләрен дә кызганмады Равил ага. “Яхшы әсәр язарга теләсәгез, психология, фәлсәфә һәм эстетика берлеге турында онытмагыз!” – диде ул.