26 марта 2014
Туган телдә укыту кирәкме?

“Туган телдә укыту кирәкме?” дигән сорау кую, аны матбугатта күтәрү – үзе зур гөнаһ.”

 

Шушы көннәрдә институбызга кунакка күренекле язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим килеп китте. Ерак 1968 елда ук Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлаган Айдар ага бүгенге журфак студентларына уй-теләкләрен җиткерде.

Кемдер А. Хәлимне “Өч аяклы ат” повесте, “Татар вакыты”, “Хунвэйбин” романнары авторы буларак белә. Авторның әлеге әсәрләре татар әдәбиятының яңа бер казанышы итеп кабул ителде. Кемгәдер әдипнең драматургиясе ошый. Без, булачак журналистларга, А. Хәлим публицистик эшчәнлеге белән аеруча якын һәм кызыклы. Шулай да әдәбиятка ул шагыйрь буларак килеп керә. Аның беренче китабы татар телендә 1969 елны Казанда "Беренче карлыгачлар" сериясендә басылып чыга. Әмма кайсы гына өлкәдә иҗат итмәсен, Айдар ага һәрвакыт милли мәнфәгатьләрне яклап, үз халкының газиз улы буларак чыгыш ясый. Милли мәсьәлә – аның гомерлек иҗат темасы. Очрашуда без моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инандык.

А. Хәлим туган тел турында

“Туган тел, туган тел, дибез... Туган телне без ниндидер бер уенчык буларак кабул итәбез, аңа сәяси яктан да, фәнни яктан да нигезләнмәгән күренеш итеп карыйбыз. Туган тел – Җир йөзендә Алаһы Тәгалә кешелеккә биргән иң бөек байлык. Аны сорап алмыйлар һәм сораганга бирмиләр. Туган тел – кешенең тәне белән җаны туры килүе. Ә тән белән җан бергә булганда гына гармония күзәтелә. Ә дошманнарыбыз тән белән җанны аерып, милләтне яшәүдән туктатырга ниятли. Туган тел – үзара аралашу чарасы гына түгел. Ул милләтнең саулыгын, тазалыгын, аның физиологик барлыгын тәшкил итә торган байлык. Туган телдә белем алу баланың мөмкинлекләрен киңәйтә. Шуңа күрә дә балаларны туган телләрендә укытуны чикләргә омтылыш бар.

“Туган телдә укыту кирәкме?” дигән сорау кую, аны матбугатта күтәрү – үзе зур гөнаһ. Моны әйтергә дә ярамый.”

 

А. Хәлим милләт турында

“Без – татарлар! 1941 елдагы сугышны кабул итүче татар – кардәшебез майор Гаврилов. Җир йөзендә моңарчы булмаган батырлык тарихы – 11 җәлилченеңПлетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелүе. Бармы бүтән халыкта мондый тарих? Нишләп без моның белән горурланмыйбыз? Нишләп без аның милли, сәяси аспектларын күтәрмибез, өйрәнмибез? Аны бит ачарга кирәк. Бездә бит Тукай да ачылмаган, ә аның кебек даһи шагыйрь Җир йөзендә юк. Без исә Тукайны пычраттык...”

А. Хәлим бүгенге шартларда рухи чолганыштан чыгуның бер генә юлын күрә: ул да булса, туган тел. Әдип фикеренчә, аны үстерү кирәкми, чөнки ул кишер дә, кәбестә дә түгел. Бары тик туган телдә сөйләшергә генә кирәк! А. Хәлим очрашуга килгән һәркемне Ана телебездә сөйләшергә, милләтнең лаеклы ул-кызлары булырга чакырды.

Безгә, булачак журналистларга, мондый бай иҗади һәм тормыш тәҗрибәсе булган шәхесләрне, “аяклы тарих”ларны белергә кирәк, минемчә. Ә аны күреп, аралашып белү мөмкинлеге – безнең өчен икеләтә бәхет.

P.S. А. Хәлим укырга кергән заманда Хрущев гуманитар юнәлеш буенча югары белем алу вакытын 5 елдан 4кә калдыра. Айдар ага да шушы бәхетле чорга эләгеп кала һәм уку йортын 4 елда тәмамлап чыга. Баксаң, бүген без дә әкренләп шушы системага кайтып барабыз. Тарих, чыннан да, кабатлана икән ул...

Источник информации: Лейсан Исхакова, 5 курс