14 марта 2014
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Лилия Якупова - "Ана теле-2014" Бөтенроссия бәйгесендә Гран-при иясе

Укытучы булыр өчен теләк кенә аз. Максатыңа ирешү өчен еллар буе белем алу, тәҗрибә туплау таләп ителә. Казан Федераль университеты исә һәр яклап үсү мөмкинлеге бирә. Шундый мөмкинлекләрнең берсе – педагогик осталыкны үстерү буенча VI Бөтенрәсәй студентлар бәйгесе “Ана теле – 2014”.

Әлеге бәйге берничә ел дәвамында уздырылып килә. Быел ул Башкортстан Республикасы башкаласы – Уфа шәһәрендә, М.Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университетында узды. “Ана теле –2014” бәйгесе танылган халык язучысы Поварисов Суфиян Шәмсетдин улына багышланган иде. 

Бәйге берничә баскычтан торды. Икенче турга исә йөзгә якын теләк катнашучы арасыннан 12 студент сайлап алынды: КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең 4 нче курс студентлары – Якупова Лилия, Шәмсетдинов Рөстәм  һәм Абдрахманова Айгөл, шулай ук Мәскәүдән Латфуллина Динә, Яр Чаллы шәһәреннән Ахмастина Гүзәл һәм Шәйдулатова Фәнсилә, Башкорстан дәүләт педагогика университетыннан иң көчле өч студент тәкъдим ителде.

 Университетта сайлап алу турын узган студентларны тагын да катлаулырак этаплар көтә иде:

1)    Үзеңнең югары уку йортыңны, үзеңне тәкъдир итү;

2)    Педагогик эссе белән чыгыш ясау;

3)    Иҗади бирем;

4)    “Укытучы-предметник” бәйгесе.

Соңгы этапта конкурсантлар инде үзләре мөгаллимлек сыфатларны күрсәттеләр. Уфа каласының 84 нче номерлы мәктәбендә укучылар да, мөгаллимнәр дә укытучы булу теләге белән янып йөрүче 12 студентка көч биреп торды. Һәр катнашучы, алдан сайлаган сыйныфларга кереп, татар теле һәм әдәбиятыннан дәрес биреп чыкты. Дәресләрне казыйлар гына түгел, 84 нче номерлы мәктәп укытучылары да карап, бәяләп утырды.

Һәр эшнең нәтиҗәсе булырга тиеш. Әлеге бәйгенең азагы Казан Федераль Университеты студентлары өчен бик уңышлы булды. Шулай итеп, Шәмсетдинов Рөстәм (фәнни җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты, доцент  Мотыйгуллина Әлфия Рухулла кызы) “Иң үзенчәлекле дәрес” номинациясендә бүләкләнде. Абдрахманова Айгөл (фәнни җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты, доцент – Шәкүрова Мөслимә Мәгъсүм кызы) 2 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Якупова Лилия (фәнни җитәкчесе – педагогика фәннәре докторы, профессор, татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы мөдире – Харисов Фираз Фахраз улы) иң зур бүләк – Гран-прига ия булды.