21 февраля 2014
Яңа фәнни юнәлеш укучыларда зур кызыксыну уята

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “ТАТАР ЛИНГВОКУЛЬТУРОЛОГИЯСЕ: ПРОБЛЕМАЛАР ҺӘМ ПЕРСПЕКТИВАЛАР” исемле гомуми урта, махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучыларның V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Чараның пленар утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире, язучы Галимҗан Гыйльманов, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова катнашты. Ачылыш тантанасында институт директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов билгеләп үткәнчә, чараның Халыкара туган тел көнендә оештырылуы, үзе бер тантана.”Бүген бар халыклар да үз ана телләренең мөһимлеген, әһәмиятен аңлаган, аны саклаган халәттә генә безнең аралашу коралыбыз үсә, камилләшә алачак. Сез, яшь буын, иң беренче чиратта шуңа төшенергә тиешсез. Ана телебезне тирәнтен өйрәнеп, без башка телләрне дә үзләштерә алачакбыз. Күп тел белгәннәргә һәр тармакта сорау булачак”, - дип мөрәҗәгать итте укучыларга Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры. Галимҗан Гыйльманов исә Халыкара туган тел көненең бүгенге шартларда үтә дә мөһимлегенә, әһәмиятенә игътибарны юнәлдерде. ТР мәгариф һәм министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Марс кызы республикада милли белем бирүнең торышы, бу юнәлештә уздырылган чаралар хакында сөйләде һәм туган телгә багышланган әлеге конференциядә катнашучыларны Туган тел бәйрәме белән тәбрикләде. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Кадрия Фәтхуллова илкүләмендә әлегә тиңе булмаган проект -  “Ана теле” онлайн мәктәбе эшчәнлеген бәян итте. Конференциядә катнашучыларны шулай ук институтның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире  Әлфия Йосыпова сәламләде. алдагы уку елына кабул итү тәртибе, яңа ачылачак белгечлекләр белән таныштырды. Пленар утырыш ахырында өлкән сыйныф укучыларның “Татарларга тылмачлар кирәк”конкурсында һәм югары уку йортларында белем алучы рус теллеләр өчен татар теленнән олимпиадада җиңүчеләргә, аларның җитәкчеләренә истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырылды. 

Конференциядә Татарстанның Казан, Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә һ.б. шәһәрләреннән; Актаныш,  Әгерҗе, Чүпрәле, Саба, Балык Бистәсе, Аксубай, Питрәч, Мөслим, Чүпрәле, Әтнә, Буа һ.б. районнарыннан һәм чит өлкәләрдән (Казахстан, Чувашия, Башкортостан, Удмуртия һ.б.) килгән 245 мәктәп укучысы һәм студентлар катнашты. Тантаналы ачылыштан соң анда катнашучылар үз эшләрен  8 секциядә дәвам итте. Секцияләрдә иң яхшы докладлар билгеләнде һәм алар мактау грамотасына лаек булдылар. Фәнни яктан камил эшләнгән һәм алынган тема тиешенчә яктыртылган хезмәтләр һәм аларның авторлары түбәндәге исемлектә урын ала:

 

1 нче секция “Татар лингвокультурологиясенең актуаль мәсьәләләре”:

Гаделшина Айгөл (Казан) Мәкальләрдә төрле кош атамаларының кулланылышы

Гыймадиева Гүзәл (Балык Бистәсе) Р.Мөхәммәдиевның “Истәлек өчен -  Гыйлемханга” әсәрендә су төшенчәсен белдергән сүзләр

 

2 нче секция “Тел, җәмгыять һәм мәдәниятнең үзара тәэсире”:

Нигъмәтҗанова Ләйсән (Казан) И.Хәбирнең “Ялгыз тәкәрлек” романында “замана” корбаннары

Сәйфетдинова Динә (Питрәч районы) А.Алиш әкиятләрендә экология проблемасы

Шакирҗанов Искәндәр (Казан) “Бөтендөнья пәрәвезе”нең кеше тормышындагы урыны

 

3 нче секцияТәрҗемә һәм мәдәниятара багланышлар”:

Гибатдинова Зөхрә (Чувашия Республикасы, Комсомол районы) Чувашстандагы милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр

Оздемир Алиф (Казан) Төрек һәм татар телләрендә сыйфат фигыль һәм аның заман формалары

 

4 нче секция “Мәдәни-тарихи мирас”:

Ахмадуллина Айгөл. (Казан) Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа

Хафизов Искәндәр (Түбән Кама) Ә.Фәйзинең “Кечкенә Апуш”әсәрендә мәкальләр

 

5 нче секция (5 а секция) “Татар тел белеме: фәнни һәм гамәли проблемалар”:

Гыйльманова Гөлгенә. (Яңа Чишмә районы) Яңа Чишмә районы сөйләше үзенчәлекләре

Әхмәтвәлиева Алинә (Балык Бистәсе) Балык Бистәсе төбәгендә бүгенге көндә кулланыла торган диалектизмнар

Әхмәтова Диана (Казан) Сөйләм телен баетуда фразеологик әйтелмәләрнең роле

 

5 нче секция (5 б секция) “Татар тел белеме: фәнни һәм гамәли проблемалар”:

Хөсәенова Сөмбелә (Саба районы) Р.Вәлиев шигырьләрендә синонимнар

Шәвәлиева Гүзәл (Актаныш) Гамил Афзал шигырьләрендә поэтик стилистика

 

6 нчы секция (6 а секция) “Татар әдәбияты: әдәби-эстетик эзләнүләр”:

Хафизова Зөлфия (Саба р-ны) Татар балалар әдәбиятында ат образы

Сабирҗанова Зилә (Казан) К.Тинчурин һәм И.Бабель әсәрләрендә сугыш темасы

Салихова Айгөл (Казан) Шигърияттә шагыйрь образы

  

6 нчы секция (6 б секция) “Татар әдәбияты: әдәби-эстетик эзләнүләр”:

Шәвәлиев Фирзәр (Казан) Хәзерге татар поэзиясендә мифологик мотивлар

Шәемова Алсинә (Актаныш районы) Балалар шигъриятендә ат образы

 

Иң яхшы чыгыш буларак сайлап алынган докладлар нигезендә конференция материаллары җыентык буларак басылып чыгачак. Конференция эшендә катнашкан төрле районнардан килгән укытучылар фикеренчә, лингвокультурология чагыштырмача яңа фәнни юнәлешләрнең берсе булса да, укучылар аның белән тирән кызыксыналар һәм алар тарафыннан кызыклы хезмәтләр языла. Фәннең әлеге юнәлешенә нигез салган галимнәр, бу эшнең башында торган КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мондый чараны алга таба да оештырсын иде”, - дигән теләкләрен дә җиткерде мөгаллимнәр.