20 февраля 2014
Журналистлар уку елын Кремльдә башлады

Бүген, 20 февраль көнне, КФУның гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институтының 4 курс студентлары Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссисендә кунак булып кайтты.

Очрашу ?Реклам нигезләре һәм пиаррелейшнз? фәне нигезендә оештырылды.

Түгәрәк өстәлне Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Камешкова ачып җибәрде. Ул студентларга комиссиянең структурасы, җирле сайлау участокларының эшчәнлеге, сайлау тәртибе, кануннары белән таныштырды. Очрашуга чакырылган ?КПРФ? белән ?Справделивая Россия? партия вәкилләре Владимир Оспенников һәм Фердинанд Гәлиев шулай ук сайлау вакытында эшләүче күзәтүчеләрнең бурычлары, хокуклары турында тәгаенрәк аңлатты.

Сүз студенларның үзләренә дә бирелде. Журналист-студентлар, яшь булуларына карамастан, төпле һәм шул ук вакытта мәкерле сораулар бирергә ашыкты. Сайлауларның гаделсезлегенә, оештыру эшенең түбән дәрәҗәдә булуына, техниканың төзек булмавына, ришвәтчелеккә юл куелуына ризасызлык белдерүче студентларның һәр соравына да җавап табылды. Студентлар арасында сайлауда катнашучылар, күзәтүчеләр булганлыктан, төрле хәлләргә, проблемага очраганнары да бар иде. Әлеге очраклар һәркайсы аңлатылды, киләчәк сайлауда бу җитешсезлекләрне бетерергә сүз бирелде.

Студентларның һәрберсенә дә яшь сайлаучы белешмәсе таратылды. Биредә сайлау дәвамында булган хокуклар, тыюлар турында тәфсилләп язылган. Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре исә студентларны сайлауда актив катнашырга, гаделсезлеккә юл куймаска өндәде.

Источник информации: Лилия Галимова, 4 курс студенты Фото: Руслан Давлетшин