25 января 2014
"Ел студенты-2013" бәйгесенең "Ел журналисты" номинациясендә җиңүне 4нче курс студенты Линар Закиров яулады!

Бүген Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең укыту-лаборатория корпусында “Ел студенты-2013” ТР студентлар премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге чараның мактаулы кунаклары рольләрен үз өстенә алдылар.

ТР башлыгы билгеләп үткәнчә, премияне тапшыру тантанасы искиткеч бәйрәмгә әйләнде, ул барысына да күп эмоция бүләк итте. Кичә барышында сәхнәдә Казанда Бөтендөнья җәйге универсиаданы уздыруга әзерлек турында видеоролик күрсәтелде. Рөстәм Миңнеханов үз очрагында студентлар Уеннарында волонтер булган, хезмәт отрядларында эшләгән яки ярышларда булган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

ТР Президенты сүзләренчә, республиканың конкурентлы өстенлекләренең берсе – аның мәгариф потенциалында. Ул Казанда һәм Татарстанда көчле мәгариф кластеры булуына игътибар итте.

Тантананың “Ел вузы” номинациясендә Казан федераль университеты җиңүче булды.

Ә без үз очрагыбызда, Гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институтының 4нче курс студенты Линар Закировны котлыйбыз. Ул әлеге тантананың “Ел журналисты” номинациясендә җиңүне яулады. Коллегабызны шушы мактаулы исемгә лаек булуы белән котлыйбыз. Бу – олы казаныш. Шунысын әйтеп узу мөһим, Линар әле “Алтын каләм” һәм “Бәллүр каләм” иясе дә. Танылган конкурсант белем алган татар журналистика кафедрасына шулай ук бу көннәрдә котлау сүзләрен юллыйлар.

Казан (Идел буе) федераль университетының 5 нче курс студенты Илдар Хуҗҗәтов "Ел студенты-2013" булды. “Ел студенты” ТР студентлар премиясе Гран-прие иясенә бүләкне Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Җиңүченең исеме язылган конвертны ачканда хәбәр ителгәнчә, премиянең Гран-при иясе дөньяның төрле иң яхшы вузына укырга бару мөмкинлеген алачак.