23 января 2014
Хатын-кызның яшен сорамыйлар

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бүген ике бәйрәм – якынлашып килүче Студентлар көне уңаеннан, мөгаллимә Татьяна Геллер истәлегенә Бөтенроссия конференциясе һәм институт алиһәләренең берсе Резеда Фаил кызы Мөхәммәтшинаның түгәрәк юбилее. Педагогика фәннәре докторы, кыю профессор, әйдәп баручы, тырыш, зирәк мөгаллимәләрнең берсе, студентларның иң яраткан укытучысы, хөрмәткә лаек, үрнәк әни, кадерле дәү әни, хатын-кызлар мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүче киң күңелле, зыялы җәмәгать эшлеклесе. Болар барысы да бер кеше – КФУ профессоры, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Л.Н.Толстой исемендәге рус һәм чит телләр бүлеге мөдире Резеда Мөхәммәтшина җигелеп тарткан вазыйфалар һәм аны тасвирлаучы сыйфатлар. 1985 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаганнан бирле, шул югары уку йортына һәм хәзер федераль университетка артмый-талмый хезмәт итә ул. Хезмәтендәге бетмәс-төкәнмәс борчулы мәшәкатьләрне, тормышындагы аянычлы сынаулар, кайгы-хәсрәтләрне җиңә алырлык көч-куәт каян килгәнлеген, ул үзе генә беләдер. Һәм аңа бирелгән шундый сокландыргыч сыйфатлар, мөгаен Аллаһның бүләгедер. Матур юбилеегыз мөбарәк булсын, Резеда ханым! Һәм алга таба да яңадан-яңа үрләр яуларга, мәртәбәләргә ирешергә, ә иң мөһиме хатын-кызларга гына хас булган сыйфатларны саклап калып, хезмәттәшләрегезнең һаман да шулай ихтирамын казанып, балаларыгыз, оныкларыгыз белән куанып, яшәргә-эшләргә насыйп булсын!!!

               Хатын-кызның яшен сорамыйлар,

               Гүзәллек һәм сөю -  мәңгелек.

               Гомерең буе яшьлегеңдә яшә,

               Дөньяларга сихри ямь биреп.

 

Олугъ ихтирам белән, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты коллективы һәм Сезнең яраткан студентларыгыз.