09 декабря 2013
Багышлау-2013!

Бу көн төрле сәбәпләр аркасында кичектерелсә дә, килеп җитте! Багышлау-2013!

Һәр көзне гадәттә татар студентлары, укытучылар, төрле елларда "журфакны" тәмамлаучылар бергәләп табигатькә чыга. Быел традициядән бер аз читләшеп әлеге чараны без бина эчендә үткәрдек. Ләкин бәйрәм хисенә мондый үзгәреш бер дә комачауламады.

Кичәне Институт директоры Мухарямов Наил Мидхәт улы сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде. Алга таба бәйрәм чакырылган кунакларның чыгышлары белән дәвам итте. Алар арасында "Ватаным Татарстан" газетасы баш редакторы Миңназыйм Сәфәров, "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе Фәнил Гыйләҗев, "Intertat.ru" электрон газетасы хәбәрчесе Рәмзия Закирова, җырчы, шоу-мен Зөлфәт Зиннуров булды. Бәйрәм барышында студентлар тамашачыны үз төркемнәре белән таныштырды. Иң яхшы җәйге практика хисапларының авторлары шулай ук дипломнар белән бүләкләнде. Ә азактан беренче курс студентлары традицион "тәмле" су эчеп, ант әйтте.