09 декабря 2013
"Шигъри Сабантуй" яшь талантларны барлый

Кышын Сабантуе буламыни, дип гаҗәпсенерләр күпләр. Студент халкы тотынгач, мондый гүзәл бәйрәм ел фасылларына карап тормый икән шул. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында кабат бәйрәм – “Шигъри сабантуй”.

Университет бусагасын атлау белән дә, бәйрәм рухы әллә каян үзен сиздерде. Каршыма бер төркем мәктәп укучылары очрады. Кайсылары күптәнге танышларын очратканнар, кайсылары бер-берсе белән танышлар, кайсыберләре  университет буенча сәяхәт кылалар. Моның сәбәбе дә бар: бүген бит татар иленең яшь шагыйрьләре иҗади бәйгегә җыелдылар. Чараның максаты -  яшьләрдә татар шигъриятенә, иҗатка мәхәббәт уяту.

“Шигъри Сабантуй” “Әллүки” иҗат берләшмәсенең җимеше. Тарихка күз салсак, Казан дәүләт университетының  татар теле һәм тарихы факультетында  яшь шагыйрьләр бәйрәмен оештыру идеясы туа. Ул вакытта анда бары студентлар гына катнаша. Казан федераль университеты булып оешкач, “Шигъри Сабантуй”- студентлар өчен генә түгел, ә укучылар өчен дә уртак бәйрәмгә әйләнә.

Елдан ел ул үзенең географиясен һәм катнашучылар санын зурайта бара. Быел исә бу конкурста катнашырга 117 кеше теләк белдергән, шуның 29-ы студентлар. Бу проект төрле якка сибелеп яшәүче татарларны берләштерә. “Шигъри Сабантуй”га Татарстанның төрле районнарыннан, Башкортстаннан, Ижау, Пенза якларыннан да яшь иҗатчылар  килгән.

Конкурста мәртәбәле кунаклар, иҗат юлында зур уңышларга ирешкән шагыйрьләр белән очрашу булды. Мастер-класста алар үзләренең иҗат итү серләре белән бүлештеләр. Алар -  Татар иҗат һәм сәнгать дөньясының төп “умартачылары”, “Татар Балы” проектының башлыклары Энҗе Ибраһимова һәм Айрат Шакиров, шулай ук “Синең көчең” яшьләр газетасының баш мөхәррире Алмаз Мансуров.

Соңыннан актлар залында Сабантуй бәйрәме башланып китте. “Мәйданда” кунаклар, тамашачылар. Бәйрәм театральләшкән концерт программасы белән үрелеп барды. Тукайның Шүрәлесе  һәм  Камалның Хәмзәләре, Бибиләре, Факиһә, Гафифәләре хәзерге заманда очраштылар. Заманасына күрә алар да нык үзгәреш кичергәннәр. Шүрәлеләр Шурасыннан килгән Шүрәле дә бу үзгәрешләргә хәйран калды, ул әйткән сүзләр, минемчә, күпләр күңелендә уелып калгандыр. Заманалар үзгәрү белән кешеләр матди байлык коллары булып  рухи байлык турында оныта баралар. “Шигъри Сабантуй”ның төп максаты -  яшьләрдә мәдәниятебезгә, татар поэзиясенә мәхәббәт уяту. Сабантуйның төп бизәге - ул, әлбәттә, милли көрәш. Безнең очракта  ул шигырь уку буенча көрәш иде. Сабантуйның баш казыйлары -  шагыйрьләр: Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Рамис Аймәт, Ленар Шәех, Луиза Янсуар, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог Әлфәт Закирҗанов, “Ялкын” журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина.

Быелгы “Шигъри Сабантуй”ның абсолют батыры дип Казан дәүләт кооперация институтының 4 курс студенты Нәгыймуллина Дания табылды. “Яшь Батыр” номинациясендә 1нче урынга Хәбибрахманова Айвирә, 2 урынга Дәүләтова Альмира (11сыйныф), 3нче урынга  Якупова Камилла (10 сыйныф), Гыйззәтуллина Әдилә (9сыйныф), Фатыйхова Гүзәл (11сыйныф) лаек булдылар. Студентлар арасыннан 2нче урынны КФУда белем алучы Элнар Байназаров (2курс), Ләйлә Хәбибуллина (3 курс), 3нче урынны Алсу Нургатина һәм Башкортстаннан килгән кунагыбыз Кансурина Әлфидә яулады.

Кичә бик матур, эчтәлекле булды. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, бәйрәмнән алган хисләре белән уртаклашып, мондый чараларның студентлар тормышында зур роль уйнавын билгеләп узды. “Әллүки” иҗат берләшмәсе исә, яшь буынны иҗатка тарта, яңа талантлар ачыла һзм без аларга тагын да үсеш алырга ярдәм итәчәкбез”, - дип белдерде. Әдәби берләшмәнең кураторы, язучы, педагог Халисә Ширмән сүзләренә караганда, озакламый “Әллүки”нең иң актив һәм югары дәрәҗәдә иҗат итүчеләренең шигырьләрен тупланган чираттагы китап дөнья күрәчәк. 

                                                               Айзилә Батырханова

                                                                 ФМБИның 1 курс студенты