03 декабря 2013
Яңалык "чир"е тигән Чулпан

Аның чынга ашмаган хыялы, газета журналисты булу. Аның һәр яңа көне яңалыклардан башлана, һәм яңалыклар белән тәмамлана. Ул -  “Болгар” радиосы яңалыклар бүлеге редакторы. Каршы алыгыз – Чулпан Галиәхмәтова.

-Чулпан, исәнмесез! Радиожурналистикага ничек килеп эләккәнегез турында сөйләсәгез иде.

-Университетта мин журналистика һәм социология факультетында укыдым. Беренче курстан ук кайда мөмкинлек бар, шунда “тыгылып” йөрдек. Казанда булган бөтен газета, журнал редакцияләрендә йөреп чыктым дисәм дә ялган булмастыр. Дүртенче курста укыганда “Болгар” радиосы яңалыклар бүлеге җитәкчесе Люция Шәрәфиева безгә масстер-класс үткәрергә килде. Моңарчы үземне бары тик газетада эшләрмен дип күз алдына китерә идем. Газета журналисты булам дип хыялландым. Күрәсең, Люция апа белән очрашуга кадәр.  “Радио белән кызыккан кеше безгә практика узарга килә ала”, - дигән сүзләр миндә бик зур кызыксыну уятты. Һәм озак уйлап тормыйча, икенче дәрестән үк сорап, Люция Шәрәфиева артыннан радиога дип киттем. Алай эшләвемнең ни сәбәпле икәнлеген, дөресен әйткәндә, үзем дә аңламый калдым. Радиода мине бик җылы кабул иттеләр, киләсе ике елгы практикамны шунда үттем. Аннары, үзем дә сизмәстән, радио редакциясеннән аерылып киттем. Ләкин мине кире “эзләп таптылар”.  һәм әлеге вакытка хәтле инде менә сигез ел буе радиода эшлим. Яңалыклар бүлегендә редактор вазыйфасында.

-Газета журналисты булу хыялыннан баш тартып радиода яңалыклар бүлегендә эшләвегезгә үкенмисезме?

-Юк. Хыялым чынга ашмады - газета журналисты була алмадым. Ләкин радио журналисты булып калдым. Үкенмим, үз урынымны таптым дип саныйм, чөнки яңалыклар белән эшләү ул үзгә әйбер.  Бу өлкәдә (яңалыклар өлкәсе) эшләү өчен син көн дәвамында тормыш, яңалыклар белән бер аякта атларга тиеш. Иртән торуга мин “РОССИЯ 24” каналын ачып куям, эшкә барганчы мәҗбүри рәвештә карыйм. Эшкә киләм, билгеле, көне буена мәгълүмат чыганагы ролен интернет үз өстенә ала. Кичен, эштән кайтканда, планшеттан яңалыкларны карарга мөмкинмен. Кайткач мин яңадан “РОССИЯ 24” каналы белән. Ә өстәвенә бит гаиләң бар: ирең, балаларың.

Бары тик хәбәри каналларны, тапшыруларны гына карау, интернеттагы яңалыклар белән кызыксыну – ул инде үзе бер чиргә әверелде. Минем шәхси фикерем шундый, чын журналист булып эшләргә теләсәң, үзеңдә мәгълүмат чире тудырырга кирәк.

-Газетадан соң радиога килгәч текст язуда кыенлыклар тудымы?

-Әлбәттә. Кызганычка каршы, без һәбәри жанрда эшлибез. Белгәнегезчә, ул жанр аналитикага караганда бик кыска. Син инде анда җәелеп, сүз уйнатып үзеңнең фикереңне, чит фикерләрне дә әйтә алмыйсың. Нәрсә бар, шуны гына сөйлисең. Шунлыктандыр да, бәлки, хәбәри жанр журналистка үсәргә, камилләшергә бераз чикләр куядыр дип уйлыйм мин үзем. Аналитика жанры журналистикада иң төп жанрларның берсе. Ә бездә ул юк, кызганычка каршы, бездә бары тик хәбәрләр генә. Һәр сәгать саен өчәр минутлык яңалыклар тапшыруы. Шушы кыска вакыт эчендә диктор укыячак өч хәбәр һәм синең бер сюжетың.

Сюжет дигәндә нәрсә күздә тотыла соң? “Болгар” радиосының төп үзенчәлеге – репортаж, ягъни вакыйга булган урыннан журналистның хәбәр итүе. Бу безне башка радиолардан аерып тора торган сыйфатыбыз. Без нигездә репортажлар белән эшлибез, вакыйга урыныннан туры эфирга хәбәр бирү – безнең өстенлекле ягыбыз булып санала. (Әгәр вакыйга булган урынга барып, тиз арада туры эфирга чыгып, шул вакыйга турында сөйләсәң, сиңа зур итеп молодец дияләр). Эшебезнең төп үзенчәлеге шунда: юлда барганда ук булган ситуацияне аңларга, бару белән күрергә-сораштырырга. Һәм эфирга чыгарга. Сюжет гадәттә бер минут булырга тиеш, бик сирәк вакытларда гына аны 1:20 секундка сузарга ярый. Шуның өчен без кыска язарга тиеш, ләкин шул ук вакытта яңалыкның бөтен эчтәлеген биреп бетерергә тиешбез. Ул бик авыр, газетадан килгән кешеләргә бигрәк тә, чөнки басма ММЧда рәхәтләнеп язасың: фикерләреңне, уй-кичерешләреңне кушып. Ә монда башкача. Кыскалыкта осталык – безнең төп принцип. Ни дәрәҗәдә хәбәрең кыска һәм эчтәлекле, шул дәрәҗәдә син профессионал булып саналасың.

-Радиодан укыр өчен интернеттан алынган хәбәрләрнең дөрес булу/булмау мәсьәләсен ничек хәл итәсез?

-Радиода бар репортерлар - йөреп эшли торган кешеләр; бар утыручылар – дикторлар, тапшыруларны алып баручылар. Икенчеләре хәбәрләрне гадәттә интернеттан ала. Һичшиксез, бүлмәдә утырган кеше, дөнья челтәреннән алган яңалыкның дөресме юкмы икәнлеген белеп бетерә алмый. Шуңа күрә, закон буенча да бар андый әйбер, интернеттан алган мәгълүматны сылтама белән бирү. Мәсәлән, шулай хәбәр итә, фәлән.ру сайты. Бу очракта син җаваплылыкны үз өстеңнән төшерәсең. Бездә шундый бер аяныч хәл булды, хәбәрне сылтамасыз бирделәр. Азактан бик зур тавыш булды. Опровержение бирергә мәҗбүр булдык. “Гафу итегез, без дөреслеккә туры килми торган мәгълүмат бирдек”, -  дигән хәбәр әйттек. Сылтама белән бирәсең икән, димәк җавапны сылтама хуҗасы тота.

Шул ук вакытта, нәрсә күрәсең шуны укыйсың дигән сүз түгел. Һәр журналистның эчендә үз цензоры утыра. Аны син адәп, әхлак принципларыннан чыгып карыйсың. Синең хәбәрең дөньядагы сәяси, икътисади ситуацияләргә каршы килмиме. Син аның барысын да белергә тиеш.

-Яңалыкларда нинди хәбәр яктырту мәсьәләсе буенча нәрсә әйтә аласыз?

-Без бөтен илдәге яңалыкларны колачларга тырышабыз. Башта дөнья, Россия, Татарстан, азактан  Казан һәм район яңалыкларына тукталабыз. Нинди хәбәр бирү – ул журналистның субъективлыгыннан тора. Алып баручы мәгълүматны кызык дип таба икән, тәрҗемә итеп бирә җитәкчегә. Ул аны тикшерә, шулай ук кызыклы дип таба икән, мәгълүмат эфирга чыга.

Журналистның кайсы темага өстенлек бирүе читтән дә күренеп тора. Мәсәлән, Сөмбел Вәлиди. Аңа Сүрия, Мисыр ситуацияләре бик кызык иде һәм ул аларны һәрвакыт җентекләп биреп барды. Рушан Хантимеров. Ул безнең фаҗигаларны ярата. Миләүшә Насыйбуллина культурага күбрәк басым ясый.

-Үзегез нинди темаларга яратып язасыз?

-Яңалыкларда эшләгәч, бөтен теманы да яратасың, сүз дә юк. Ләкин, минем бала чактан ук сәяси журналист буласым килә иде. Сәяси темага бик яратып язам. Шулай ук үземә социаль темалар да ошый. Авыр проблемалар, мәсәлән, хәзерге вакытта балалар бакчасы өчен түләүләр арту проблемасы бар. Анысын мин “рәхәтләнеп сукалыйм” инде. Сәнгать темаларына язарга бик яратып бетермим. Минем уйлавымча, артистларның кайда туып, үсеп, нәрсә ашап, кайда җырлап йөргәннәрен язу – әле ул журналистика түгел. Бу сары матбугат. Сүз дә юк, алары да кирәк. Ләкин югары профессиональ дәрәҗәгә җитәр өчен артистларның нәрсә эшләгәннәрен генә язу бик аз.

-Сезнең уйлавыгызча “Болгар” радиосындагы яңалыклар тапшыруында бүген нинди темалар яктыртылмый?

-Икътисад темасы. Гомумән, татар журналистикасын алганда, татарча икътисад белән кызыксынучы журналист бик аз. Алардан да бер Илсөяр Хәйруллина бар. Аның хәтле икътисадны белүче татар журналисты юк. Аңа алмаш булып, “Ватаным Татарстан” газетасында берәр кем үсә дип мин әйтә алмыйм. Икътисадны белү өчен, экономика факультетында укып, аның бөтен законнарын белергә кирәк. Ләкин законны белеп кенә кызык язма әзерләп булмый. Аның өчен аналитик фикер йөртергә кирәк. Әгәр син бөтен формулаларын белеп, аналитик аң белән эш итсән, журналистикада укымыйча да менә дигән язмалар яза алачаксың.

-Телевидение репортерларыннан радио репортерлары нәрсә белән аерыла?

-Гомумән, татар журналистикасында радио һәм телевидение өчен синхрон табу бик авыр. Камил, матур итеп сөйләшкән кешеләр бик аз. Укытучылар, галимнәр - алар белән мөмкин эшләргә. Ә менә җитәкчелек – зур проблема. Соңгы вакытта шундый мода китте, татар фамилиясе булган җитәкчегә татарча сорап киләсең, ул баш тарта. “Әйдәгез мин сезгә инглиз телендә сөйлим”, - дип тә әйтә кайберләре.  Ә инде телевидение белән радио репортерларына килсәк, монда төрлечә. Шундый кешеләр бар: алар камерага сөйли, чөнки йөзләре телевизордан күренәчәк, ә радиодан сөйләргә баш тарталар. Ә бар киресенчә, камерадан куркалар, ә радиога сөйлиләр. Радионың бу очракта өстенлеге шунда ки, камерага сөйләгәннәрне кыскарта, монтажлый алмыйлар. Ә без исә, сүзләрен күчереп, “чыктым аша күпер”дән матур, дөрес текст ясый алабыз.

-Хәтерләвемчә, алдагы елларда хәбәрләрдә районнардан “включенияләр” була иде. Аның язмышы ни хәлдә?

-Дөрес. Булды заман (5 ел элек) без эшләдек һәрбер район белән. Мәсәлән, чәршәмбе Буа көне. Ул районда эшләгән кызларга шалтыратабыз да: “Сезнең көн чәршәмбе. Сездән 40 секундтан артык булмаган, районыгызга кагылышлы берәр яңалык кирәк булачак”, - дип әйтә идек. Базар, икътисад заманы сәбәпле, бер елдан соң бу эш туктатылды. Чөнки эшләгән өчен акча да аласы килә, ә бездә кызганычка каршы финанс мәсьәләсе һәрвакыттагыча һәм һәркайдагыча кысан. Барысы да акчага килеп төртелә.

-Журналистикада укыган чорны искә төшереп, исегездә калган фәннәрнең, укытучыларның  кайсысын әйтә аласыз?

-Мин күңелемдә үземне студент дип хис итәм. Кайвакыт шундый уйлар туа, мин студент елларына әйләнеп кайтсам нинди фәннәрне укыр идем дигән. Мин шәхсән, Илдар абый Низамовның бөтен дәресләренә йөреп, авызына гына карап торып, нәрсә сөйли шуны язган булыр идем. Килешәм, Илдар абый бик үзенчәлекле укытучысы, ләкин журналистика, дөрес язу, стилистика буенча редакцияләү һәм эшләү өчен иң күп белемне ул биргән икән. Хәзер Низамовның нинди китабы чыга, мин барысын да укыйм, хәтта, “Мәдәни җомга” газетасында басылган, үземә кызык булып тапкан язмасын кисеп, эшкә алып килеп стенга элеп куям, башкаларга “Укыгыз” дип. Шулай ук Васил абыйның хәбәри жанрлар турындагы дәресләре бик кирәкле.

ММиңа күп әйбер бирде чит ил әдәбияты. Безгә дә сезнең кебек күп китаплар укыттылар, мин дә аңламый идем аларны, ләкин хәзер менә ул китапларны мин яңадан укыйм. Аларда фикерне арттыру, баету өчен бик күп мәгълүмат бар.

Источник информации: Динар Валиев