22 ноября 2013
Чыңгыз Айтматов һәм хәзерге төрки дөньясы

6-7 ноябрьдә Астана каласында “Чыңгыз Айтматов һәм хәзерге төрки дөньясы” темасына багышланган фәнни-гамәли конференция булды.

Аның эшендә Азәрбәйҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркия галимнәре белән беррәттән Татарстанннан әдәбият галимнәре Хатыйп Миңнегулов һәм Фоат Галимуллин дә катнашты. Алар пленар утырышта докладлар укыдылар. Галимнәрнең чыгышлары катнашучыларда зур кызыксыну уятты.          

Конференциядә катнашучыларны Астанадан 35 чакрым еракталыкта  урнашкан сәяси тоткыннар истәлегенә куелган мемориаль комплекска алып бардылар. Ул “АЛЖИР”, ягъни Акмолинский лагерь жён “изменников” Родины.  Биредә 22 меңнән артык күренекле шәхесләрнең хатыннары, туган-тумачалары Сталин чорында иза чигә. Бу мемориал 2007 елда Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев инициативасы белән ачыла.

Видеосын түбәндәге сылтама аша карый аласыз:

http://kaztrk.kz/kaz/news/culture/Shingis_Ajtmatov_zhane_kazirgi_turki_alemi_id1383717690.html

Источник информации: http://sptatar.ru/index.php/litzhizn/597-chy-gyz-ajtmatov-m-kh-zerge-t-rki-d-nyasy