13 ноября 2013
Нәтиҗәләр ясар вакыт җитте

12 ноябрь киче дәртле биюләр, театралльләштерелгән чыгышлар, шәп җырларга бай булды. Идел буе студентлар язы мәктәбе катнашучылары Халыкара информацион үзәктә Гала-концертта бу көнне көч сынашты. Аларның иң-иңнәрен мактаулы исемнәр, бүләкләр белән котладылар.

Идел буе студентлар язы мәктәбе Казанда 9 – 13 ноябрь көннәрендә үтте. Мәктәп эшендә Россиянең төрле шәһәрләреннән йөздән артык студент катнаша. Танылган артистлар, сәнгать хезмәткәрләре бу студенлар белән шөгыльләнә, араларыннан активларын сайлап ала.

Әлеге мәктәп студентлар өчен кирәк. Чөнки бик шәп җырлый белүчеләр дә сәхнәгә чыккач каушарга мөмкин. Бу мәктәптә исә студентларны Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, продюсер, “Россия студентлар язы” фестиваленең җыр буенча жюри әгъзасы Андрей Билль, “Россия” каналында узган “Большие танцы” проектында җиңүче Казан командасының хореографы, “Кингстеп” бию студиясенең җитәкчесе һәм остазы Алина Барилова, “Среда” телекомпаниясендә күңел ачу проектларының продюсеры Илья Собинов кебек үз эшенең осталары әзерли.

Идел буе студентлар мәктәбе яшьләргә тагын бер баскыч югарыга күтәрелергә этәргеч булып тора. Югалып калмаска, һәр эштә актив булырга, сәнгать ягыннан камилләшергә булыша.

Источник информации: Алсу Зинурова