11 октября 2013
Студентлар каләм остасы, журналиcт, герой-ана Зөлфия Мансур белән очрашты

КФУ ның филология һәм сәнгать институтындагы татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә янә бер кызыклы очрашу узды. Бүлекнең журналистлык белгечлеге буенча  өстәмә  белем алучы 4 һәм 5 курс студентларында кунакта (укытучылары – татар әдәбияты һәм укыту методикасы доценты – Чулпан Мәлик кызы Куракова җитәкчелегендә) -  күренекле каләм иясе, журналист, прозаик, җәмәгать эшлеклесе, герой ана - Зөлфия Мансур. Очрашу рәсми шәкелдә  түгел, ә фикер алышу,  җанлы сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу формасында үтте. Зөлфия ханым тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, әсәрләреннән өзекләр укыды, студентларның күпсанлы сорауларына җавап, булачак журналистларга киңәшләрен бирде. Студентлар бу күрешүдән рухи азык, оптимизм, иҗатка дәрт алып таралыштылар.