03 октября 2013
Студентлар өлкәннәрне һәм үзләренең мөгаллимнәрен тәбрикләде

КФУның Филология һәм сәнгать институты Актлар залы бүген хезмәт ветераннарын һәм мөгаллимнәрне бәйрәмгә җыйды. Институтның татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге студентлары алар өчен махсус концерт программасы әзерләгән. Өлкәннәрне һәм мәгаллимнәрне бәйрәм белән Филология һәм сәнгать институты директоры, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов тәбрикләде. Ул үзенең котлау чыгышында шулай ук университетта барган күп кенә яңалык-үзгәрешләргә тукталды. “Нәрсә генә эшләсәк тә алар барысы да сезнең белем, тәҗрибә, оста оештыра белү сәләтегез ярдәмендә гамәлгә ашырыла һәм һәркайсыгыз үз бурычын намус белән үти. Ә өлкәннәребезнең киңәш-тәкъдимнәре исә һәр башлангычта ярдәм итә. Барысы өчен дә Сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм”,- дип мөрәҗәгать итте директор. Студентлар һәм әлеге уку йортын тәмамлаган талантлар өлкәннәрне һәм мөгаллимнәрне бәйрәмнәре белән котлап, үзләренең җыр-моңнарын бүләк итте.