03 октября 2013
Халыкара тәрҗемәчеләр көне

Яза белгән һәр кеше язучы була алмаган кебек, ике яки берничә телне белгән бар кеше дә тәрҗемәче була алмый. Тәрҗемә эше гаять зур тырышлык, сабырлык һәм ике телдә дә һәр сүзнең мәгънәсен барлык нечкәлекләре белән белүне таләп итә.

30 нчы сентябрьдә тәрҗемәчеләр һөнәри бәйрәмнәрен – Халыкара тәрҗемәчеләр көнен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан КФУның Филология һәм сәнгать институтында татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең булачак тәрҗемәчеләре өчен кичә оештырылды.

Кичәне ачу тантанасында телләр һәм халыклар арасында күпер тудыручы тәрҗемәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән институт директорының уку-укыту эшчәнлеге буенча урынбасары Р.Х.Мирзаһитов, бүлек мөдиренең фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Г.Р.Галиуллина һәм уку-укыту эшчәнлеге буенча урынбасары М.Р.Саттарова тәбрикләде.

Бәйрәмгә матур әдәбиятны татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү буенча белгеч Нурия Мәгъсүм кызы Мөхәммәтшина, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының әдәби бүлек мөдире, Татарстанның атказанган артисты, әдәби тәрҗемәче Шамил Тимергали улы Фәхретдинов һәм Казан шәһәре мэриясендә рәсми эш кәгазьләрен рус теленнән  татар теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнүче Алсу Фоат кызы Ситдыйкова чакырылды. Алар үзләренең эш тәҗрибәләре белән таныштырдылар, тәрҗемә итү серләре белән уртаклаштылар, әлеге авыр хезмәт барышында барлыкка килгән кызык яки катлаулы очраклар турында искә алып үттеләр, студент һәм укытучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Тәрҗемәчеләрнең чыгышы студентларның концерт номерлары белән үрелеп барды. Татар, рус, инглиз, уйгыр, кытай телләрендә яңгыраган шигырләр һәм җырлар, 3 нче курс студентлары төшергән кызыклы видеоязма аудитория тарафыннан бик җылы кабул ителде һәм көчле алкышларга күмелде. 

Тәрҗемә теориясенә багышланган презентациядән соң бирелгән теоретик сораулар һәм гамәли тәрҗемәгә кагылышлы кызыклы биремнәрне дә студентлар зур активлык белән үтәде. Залда төрле вариантлар яңгырады, дөрес җавап бирүчеләр исә тәрҗемәчеләрнең төп эш коралы булган каләмгә ия булды. Кичә ахырында бирелгән татлы бүләкләр студентларга булачак һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүне бергәләп дәвам итәргә мөмкинлек тудырды.

Гомумән, кичә бик җылы, дустанә атмосферада үтте. Быел “Телдәге киртәләрсез – бердәм дөнья” шигаре белән уза торган бәйрәм, чыннан да, тәрҗемәче эшчәнлегенең гаять әһәмиятле һәм кирәкле хезмәт булуын, төрле халыкларны берләштерү көченә ия икәнлеген тагын бер кат дәлилләде.