27 сентября 2013
Филология һәм сәнгать институтында әдәбият галиме Тәлгат Галиуллинның 50 еллык фәнни эшчәнлегенә бәя бирделәр

Яңа уку елының беренче ае КФУның Филология һәм сәнгать институы актлар залы олуг галимнәрнең эшчәнлекләрен зурлап, аларны алкышлау мәйданына әйләнде. Бүген исә анда филология фәннәре докторы, Филология һәм сәнгать институтының татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы профессоры, РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, Казан (Идел буе) федераль университетының шәрәфле профессоры, язучы Тәлгат Нәби Галиуллинга 75 яшь һәм фәнни-педагогик эшчәнлегенә 50 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе үтте.

Хезмәттәше, шулай ук әдәбият галиме, профессор Фоат Галимуллин ассызыклаганча, Тәлгат Нәби улының эшне гасырлар аша чарланып, тулыланып килгән халык иҗаты, халык акылы белән бүгенге шигъриятебез арасына күпер салудан башлаган каләме шуннан соңгы дүрт дистә елдан арткан дәвамлылыкта шагыйрьләребез тудырган әсәрләрне вакыт яктылыгына куеп караудан армый-талмый тибрәнүен дәвам иттерә. “Аның китапларының исемнәренә генә игътибар итик: “Еллар юлга чакыра”, “Безнең заман – үзе җыр”, “Заман сулышы”, “Дәвамлылык”, “Гомер учагы”, “ Замана балалары”, “Шәхесне гасырлар тудыра”... Бу очракта “еллар”, “заман”, “гомер”, “гасыр”, “дәвам” сүзләренең вакытны белдерүче гыйбарәләр икәнлеге бәхәс тудырмый. Алар артында торган авторның вакытка төшенчә итеп кенә түгел, бәлки ниндидер бер тирән мәгънә салып караганлыгы ачык күренә. Әйе, иң дөрес һәм гадел хөкемдар – вакыт. Тәлгат Галиуллин бу иләкне эстетик бәяләүнең төп коралы итеп алган икән, бу аның төп үзәкне табуны тәэмин иткән акыл камиллеге турында сөйли. Һәм вакытның шушы яктылыгыннан, хөкеменнән шигърият ташкынында каләм тибрәтүче  бер генә иҗатчы да читтә калмаган диярлек, үзенә тиешле бәяне ала килгән, алай гына да түгел, шәхси үзенчәлекләре тенденциясенең үз вакытында һәм иң кирәк вакытта билгеләнүен күргән”, - ди Фоат Галимуллин. Тантанда КФУ ректоры исеменнән котлау сәламен, югары уку йортының тышкы элемтәләр буенча проректоры Линар Латыйпов җиткерде. “Студентларның иң яраткан мөгаллимнәренең берсе булудан тыш, Сез таләпчән, әмма гадел җитәкче, кыю тәнкыйтьче, бик күп әдәбият белгечләренең остазы. Алга таба да татар әдәбиятында бай эчтәлекле әсәрләр, шушы әдәбиятны өйрәнүче яшь галимнәр булыр һәм Сез дә бу эштә актив катнашырсыз дип ышанам”, - диелә КФУ ректоры котлавында. Филология һәм сәнгать институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов Тәлгат Нәби улының киңкырлы шәхес булуын, заманында татар мәгарифен, телен, әдәбиятын киң үстерү, укытуга яңалыклар алып килүен, әдәби тәнкыть өлкәсендә зур хезмәтләр чыгаруын, шул ук вакытта үзе дә матур әдәбият әсәрләре иҗат итүен ассызыклап узды.

Мөгаллим өчен иң зур бәхет, шәкертләренең аның юлыннан китүе, уңышлары белән танылуы. Тәлгат Галиуллин бу яктан да бик бәхетле. Юбилейга багышланган әдәби-музыкаль кичәдә аның шәкертләре исеменнән олуг рәхмәт һәм мәртәбә сүзләрен Татарстан Фәннәр академиясенең Баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина җиткерде. Академиянең вице-президенты, шагыйрь Җәүдәт Сөләйманов исә “Сез татар әдәбиятының чары, игәве. Сез игәүләп тормасагыз, бездә шагыйрьләр үсә алмас, бер урында таптанырлар, яисә бөтенләй кеше укырлык шигырьләр яза алмаслар иде”, дип Тәлгат Нәби улының әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеген югары бәяләде. “Татар булган, татар әдәбияты, фәне белән таныш һәр мәмләкәттә дә Тәлгат Галиуллин дигән бөек милләт улын беләләр. Кая гына барсак та аның турында сорашалар. Бу димәк аның ярты гасырлык хезмәте юкка булмаганлыкны раслый. Ә инде шундый галимнәрдән дәресләр алу университет студентлары өчен зур бәхет”. Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров юбилярны тәбрикләгәндә әнә шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте. Ул Тәлгат Галиуллинга Конгресс тарафыннан гамәлгә кертелгән “татар халкына тугрылыклы хезмәте өчен” медален тапшырды. Кыю тәнкыйтьче темасын дәвам итеп, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Тәлгат Нәби улын котлау белән беррәттән, беркадәр шаяртып, “Кычытканлы авылыннан чыккан, инде танылган галим һәм бик күп каләм осталарының әсәрләрен тәнкыйь утына тоткан мондый шәхеснең кычытканына эләгергә язмасын”, -дип, аңа багышланган шаян шигырен дә укыды.

Татарстан Язучылар берлегендә 400 гә якын язучы бар. Тик аларның 50гә якыны гына уңышлы әсәрләр иҗат итә, иҗат йөген җигелеп тарта. Тантанага чакырылган кунаклардан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов халык арасында шундый фикернең киң таралуын шәрехләп узды. Һәм алга таба иҗади берлектә сыйфатка игьтибар юнәлдерү максатыннан, берлеккә әгъза итеп кабул итү комиссиясе рәисе буларак Тәлгат Галиуллинга зур өметләр баглап, аңа бу юнәлештә дә уңышлар теләде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин Тәлгат Нәби улына министр Энгел Фәттаховның котлау сәламнәрен ирештерде. Якташлары исә, нурлатлылар, Тәлгат Галиуллинны тәбрикләп, юбилей чараларының үз төбәкләрендә дә узачагына өмет белдерделәр. Әдәби-музыкаль кичә барышында юбилярны шулай ук Филология һәм сәнгать институты мөгаллимнәре, язучылар, студентлар тәбрикләде. Тантана ахырында Тәлгат Галиуллин үзенең киңкырлы эшчәнлеген шулай бәяләүләре, зурлап, ихтирам итеп килүләре өчен олы рәхмәтен белдерде.