26 сентября 2013
Казанда татар теле сакчысы Рүзәл Юсуповның 75 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр

Рүзәл Габдуллаҗан улы - бөтен гомерен фәнгә, татар теленең чисталыгын саклауга багышлаган кеше

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бу көннәрдә филология фәннәре докторы, Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты профессоры, ТР Фәннәр академиясе академигы, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Рүзәл Габдуллаҗан улы Юсупов 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бүген Филология һәм сәнгать институтында бу уңайдан бәйрәм кичәсе узды. Анда юбилярны котларга КФУ президенты Мәгъзүм Сәлахов, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова, Арча муниципаль берәмлеге башлыгы Алмас Нәзиров һәм башкалар килгән иде. Юбилярны котлап, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты башлыгы Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Юрий Камалтынов һәм башкалардан тәбрикнамәләр килгән. Бүген иң зур бүләк, мөгаен, ТР Президентының Рәхмәт сүзе булгандыр. 
Рүзәл Габдуллаҗан улы - бөтен гомерен фәнгә, татар теленең чисталыгын саклауга багышлаган кеше. Тәрҗемә һәм сөйләм әдәбе мәсьәләләрен, язма һәм сөйләм телендәге хаталарны тирәнтен тикшерүче галим ул Рүзәл әфәнде. Уйлану-эзләнүләре берничә дистә китап, берничә йөз мәкалә рәвешендә дөнья күргән. Җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, укыту-фәнни эшчәнлекне оештыручы буларак та мәгълүм ул. Кандидатлык эшен тәрҗемә буенча яклаган. Татар һәм рус телләре мөнәсәбәте буенча докторлык диссертациясе язган. 2012 елда гына әле тәрҗемә мәсьәләләре буенча чираттагы монографиясе дөнья күргән. 
Ул кайда гына эшләмәсен – Казан дәүләт педагогика институты ректоры булсынмы, ТР Югары Советта комиссия җитәкләсенме – тел язмышы өчен янып-көеп йөри. Бүген Разил Вәлиев билгеләп үткәнчә, Татарстанның 1992 елда кабул ителгән Татарстан халыклары телләре турындагы законын турыдан-туры эшләүдә катнашкан кеше. 
КФУ президенты Мәгъзүм Сәлахов, үзенең ректор булып эшләгән елларын искә төшереп, Рүзәл Юсуповның биргән киңәшләре өчен рәхмәт белдерде. Рүзәл Габдуллаҗан улының 20 елга якын институт ректоры булуып торуын югары бәяләде. Нәкъ менә шушы елларның иң авыр вакыт булуын, аның 130 еллык интитутның потенциалын, дәрәҗәсен саклап кала алуын, бу институт белән горурлануларын әйтеп китте. Федераль университетның потенциалын күтәрү өчен дә әлеге уку йортының нигезле булуы ярдәм иткән. Рүзәл Юсуповның татар телен саклап калу буенча алып барган эшен бәяләп, аның Татарстан өчен әһәмиятле мәсьәләләрдән булуын билгеләп үтте. Аңа Казан университетының атказанган профессорларына бирелә торган көмеш значогын тапшырды, алга таба да республикага хезмәт итүен теләп калды. 
Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов исә, Рүзәл Юсуповның укучысы буларак, аннан бик күп нәрсәгә өйрәнүләрен, укытучыларның гел кайгыртучанлык күрсәтүләрен билгеләп үтте. 
ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев галимне фәнни даирәдә генә түгел, Татарстан парламентында да ихтирам итүләрен белдерде. Рүзәл Юсуповның ТР Югары Советында комиссия рәисе булып эшләвен, Татарстанның бүгенге югарылыкка ирешүдә аның өлеше зурлыгын әйтеп үтте. “Ул елларда Татарстанның, татар халкының яңа тарихы башланды. Республиканың дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде”, - дип, депутат әлеге документны, ТР Конституциясен эшләүдә галимнең көче күп керүен билгеләп үтте. “Күреп торасыз: бүгенге көндә безнең республика өчен иң мөһим документларны әзерләүдә, кабул итүдә безнең профессорыбыз, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклебез бик зур хезмәт куйды”, - диде Разил Вәлиев, һәм республика җитәкчелеге исеменнән котлап, ТР Президентының Рәхмәт сүзен җиткерде. 

Юбилярны ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова, Арча муниципаль берәмлеге башлыгы Алмас Нәзиров һ.б. котлады. КФУның Филология һәм сәнгать институты профессоры Фираз Харисов Рүзәл Юсуповның бөтен тормыш, хезмәт юлы, фәнни эшчәнлеге белән таныштырып узды. Очрашуда аны галим буларак кына түгел, кешелекле, игелекле, ярдәмчел кеше буларак та билгеләп үттеләр.

Источник информации: http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/09/20/90080/