10 сентября 2013
Алар хәзер инглиз телен "су кебек эчәләр"

50 гә якын студент, мөгаллим, ведомоство хезмәткәрләре, мәктәп укучылары инглиз телен югары дәрәҗәдә үзләштерү буенча халыкара сертификатка ия булды

Бүген Казан федераль университетында ректор Илшат Гафуров инглиз телен иң югары дәрәҗәдә өйрәнгән һәм киләчәктә теләсә кайсы илдә танылырлык халыкара сертификатларны тапшырды. Әлеге проект 2009 елда, ул вакыттагы Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында, ректор Рәдиф Җамалетдинов башлангычы белән гамәлгә ашырыла башлаган иде. Һәм шул чорда анда Мәскәү чит телләр институтының Кембридж имтихан үзәге ачылды. Ике уку йорты арасындагы килешү нигезендә инглиз телен төрле югарылыкта үзләштерү юнәлешләре буенча укулар алып барылды һәм соңыннан имтиханнарны уңышлы тапшыручылар халыкара сертификатлар алдылар. Бүгенге көнгә кадәр республикада 150 дән артык кеше шундый дәрәҗәле документка ия һәм алар төрле вазифаларда уңышлы хезмәт итәләр. “Мондый сертификатка ия булучылар арасында мәктәп укучылары, төрле министрлык һәм ведомоство вәкилләре, башка уку йортлары студентлары булуы, инде моның белән кызыксыну артканнан-арта барганны күрсәтә. Сез хәзер теләсә кайсы илнең, теләсә кайсы фирмасында инглиз телен иң иркен дәрәҗәдә куллана аласыз һәм мондый сертификат халыкара танылуга ия. Алга таба без мондый хезмәттәшлекне дәвам иттерәчәкбез. Һәм гомумән ИФИ базасында тиздән телләрне өйрәнү буенча заманның иң югары таләпләренә җавап бирерлек, махсус җиһазландырылган Халыкара үзәкне дә тантаналы ачачакбыз. Әлеге үзәк республика өчен тагын бер зур казаныш булыр”, - дип белдерде сертификатка ия булучыларны сәламләү барышында Илшат Гафуров.

Проект авторларының берсе – Мәскәү чит телләр институты җитәкчесе Амет Володарский фикеренчә, Казан федераль университетында белем бирүдә иң нәтиҗәле яңарыш бара. КФУ – дәүләт аккредитацияле уку йорты. Әмма вуз алга таба тагын да үсеш алсын, аңа игътибар артсын өчен җәмәгатьчелек аккредитациясе дә кирәк. Сезнең югары уку йорты, мондагы үзгәрешләр инде халык тарафыннан танылды һәм хупланды. Халык аккредитациясе дәүләтнекенә караганда дәрәҗәлерәк. “Халыкара дәрәҗәдәге сертификатлар сезгә яңа мөмкинлекләр ачачак һәм ул сезнең киләчәк!, - дип ассызыклады Мәскәү профессоры. Халыкара сертификатның хәтта ике модуленә ия булучыларның берсе - Айрат Зарипов. Ул ФСИның роман-герман бүлеген тәмамлаган һәм хәзер аспирантурага керергә әзерләнә. “Шушындый югары дәрәҗәдәге сертификатлар алуга омтылучылар арасында инде төрле тармакларда эшләүчеләр, студентлар белән бергә мәктәп-лицей укучыларының да булуы, бу инглиз телен инде башка юнәлештә өйрәнүгә омтылышны күрсәтә һәм андый документларны алу безнең өчен зур казаныш”, - дип оештыручыларга рәхмәтен җиткерде Айрат Зарипов. Халыкара сертификатлар тапшыру тантанасында Казан халыкара лингвистика үзәге директоры Гөлнара Садыйкова да катнашты.