02 сентября 2013
Уку йортларында быелгы тәүге кыңгырау яңгырады

Татарстан мәктәпләре, махсус һәм урта һөнәри белем бирү, югары уку йортларында бүген зур тантана. Белем көне белән бергә беренче курска кабул ителүчеләргә студент билетлары тапшырыла. Бүген шундый тантаналар КФУ ның Филология һәм сәнгать институтында да узды. Әлеге уку йортында быел 3 бүлектә - татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар, рус һәм чит ил филологиясе, Салих Сәйдәшев исемендәге Югары сәнгать мәктәбенең 1 курсында көндезге бүлеккә барлыгы  573 студент, читтән торып уку формасына 155 кеше кабул ителде. ФСИ директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов барлык беренче курсларны шушындый олуг дәрәҗәгә ирешүләре - КФУ студентлары булулары белән тәбрикләде һәм уку йортына иң күп балл белән кергән егет һәм кызларга студент билетлары тапшырды. Беренче курслар белән очрашу чараларында ФСИ директоры урынбасарлары, бүлек һәм кафедра мөдирләре һәм әти-әниләр катнашты.