18 июля 2013
Дизайнер булырга теләүчеләр Филология һәм сәнгать институтына җыелды

КФУның Филология һәм сәнгать институтына әлеге уку йортында югары белем алырга теләүчеләр һәм аларның әти-әниләре җыелды. Очрашу Салих Сәйдәшев исемендәге Югары сәнгать мәктәбендә үтте. “Быел әлеге бүлектә дизайн белгечлеген үзләштерергә теләүчеләр саны бермә-бер артканлыгын күзәтәбез. Сезнең белән даими элемтәдә тордык һәм бүген, әлегә абитуриентлар сыйфатында очрашуыбызга мин бик шат”, - дип сәламләде рәсем сәнгате һәм дизайн кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Расих Салахов. Ул кафедраның үзенчәлекләре һәм белгечлекләр хакында сөйләде. Абитуриентларны һәм аларның әти-әниләрен аеруча вуздагы шартлар, тулай тораклар мәсьәләсе кызыксындыра. Шундый эчтәлектәге сорауларга Филология һәм сәнгать институты директоры урынбасары Рөстәм Камалов җавап бирде. ФСИның Салих Сәйдәшев исемендәге Югары сәнгать мәктәбе җитәкчесе, педагогика фәннәре докторы, профессор Зилия Яугильдина исә бүлекнең тулаем эчтәлеге, анда белем бирүче мөгаллимнәр, студентлар тормышы, аларның казанышлары хакында мәгълүмат бирде һәм белгечлек буенча сынауларны уңышлы тапшырып, КФУ студентлары булырга чакырды.

Филология һәм сәнгать институтының башка бүлекләрендә дә абитуриентлар, аларның әти-әниләре белән шундый эчтәлектәге очрашулар 19, 20 июль көннәрендә үтәчәк.