27 мая 2013
Дәүләт стандартларына күчү шартларында татар теленә һәм әдәбиятына өйрәтүдә инновацион технологияләр куллану буенча семинар

Укытучыларыбызның  күп санлы үтенечләрен канәгатьләндереп, ниһаять,  май аенда Әлмәт шәһәрендә күп методик әсбаплар, дәреслекләр авторы Р.Р.Нигъмәтуллина җитәкчелегендә  “Дәүләт  стандартларына күчү шартларында татар теленә һәм әдәбиятына өйрәтүдә инновацион технологияләр” дигән тема астында ике көнлек практик семинар узды.  Әлеге семинар эшендә Нигъмәтуллина Рузалия Рәхмәтулла кызы, Галимова Тәнзилә Ильяс кызы, Әлмәт шәһәре һәм районы мәктәпләреннән утыздан артык татар теле һәм әдәбияты укытучылары  бик теләп катнашты. Р.Р.Нигъмәтуллина укытучыларны үзе җитәкчелегендә төзелгән укыту-методик комплектлары белән эшләү үзенчәлекләренә өйрәтте. Күп кенә укытучылар бу дәреслекләр белән таныш булса да, аларның автор белән очрашып, проблемаларны уртага салып сөйләшүе беренче тапкыр иде. Р.Р.Нигъмәтуллина рус телендә сөйләшүче укучыларга татар теле дәресләрендә лексик-грамматик материал аның сөйләмдә кулланылышына бәйле рәвештә өйрәтелергә тиешлегенә басым ясады.

Тәнзилә Илъяс кызы укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләргә тукталды. Ул укытучылар игътибарына татар телен өйрәтүнең һәрбер этабында кулланырлык кызыклы уеннар тәкъдим итте. Семинарның бу өлеше дә  бик мавыктыргыч, файдалы узды.

Мәгариф системасы укытучының һөнәри осталыгына зур  таләпләр куйган бу заманда, мондый чаралар укытучыларга методик яктан белемнәрен тулыландырырга, тирәнәйтергә  ярдәм итә. Бу семинардан укытучылар практик тәҗрибә туплап, эшкә дәртләнеп таралышты.

Семинарда катнашкан Әлмәт шәһәре татар теле һәм әдәбияты    укытучылары исеменнән  җитәкчебез Р.Р.Нигъмәтуллинага,    кызыклы уеннары белән күңелебезгә кереп калган Т.И.Галимовага, гомүмән Идел буе тобәкара укытучыларнын белемен күтәрү һәм янадан хәзерләү үзәгенэ зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шундый  семинарлар даими оештырылып, вакыты каникул чорына туры килсә, уңышлырак  булыр иде.

Әлмәт шәһәре 2 нче лицееның

татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Мирвәлиева Л.К., Мәрданшина Ф.Х.