01 апреля 2013
"Манзара"да гүзәл манзара

Әле күптән тугел генә Казан Федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында (Татарстан урамы, 2 йорт) “Манзара” дип исемләнгән сынлы сәнгать галереясе ачылды. Татар теленә күптән инде гарәп теленнән кергән бу суз, атама “күренеш”, “панорама” мәгънәләрен белдерә. Бу исемләнеш бик урынлы, чөнки биредә, сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасы мөдире Расых Сәлаховның әйтүе буенча, төрле атаклы рәссамнар, дизайнерлар, һөнәрчеләрнең һәм дә шушы институт студентларының күргәзмәләре булачак.

Бик хаклы рәвештә, беренче булып, бу урында Татарстанның халык рәссамы Рифкат Вахитовның шәхси күргәзмәсе ачылды. 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче бу милли рәссам соңгы елларда сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасында студентларга белем бирә, үзенең зур тәҗрибәсен, сынлы сәнгать серләрен һәм нечкәлекләрен яшьләргә тапшыра.

Бу галереядә рәссамның күпьеллык иҗат мирасының бер өлеше генә урын алды. Шулай да төрле җанрдагы әсәрләр Рифкать аганың иҗат үзенчәлекләрен төгәл күз алдына китерергә ярдәм итә. Биредә киндергә төшерелгән әсәрләр: портрет, пейзаж, натюрморт жанрындагы эшләр куелган. Аларның барысын да берләштерүче төп нәрсә – бу әсерләрнең миллилеге, татар милләтенең, халкының тарихын, мәдәниятенең, яшәешен, көнкүрешен һәм аны урап алган мохитнең чагылышы. Бу миллилек теманы, персонаж-геройларны сайлап алуда да, композиция, төс-төсмерләр, сызыклар бирешендә дә ачык күренә. Рәссам соңгы елларда өстенлек ала барган глобализм күренешләреннән - абстракционизм, модернизм, авангардизм агымнарыннан ерак тора, ул - ачык реалист. Ләкин аның реализмы гади реализм – натурада ничек күрдең шулай ясау гына түгел. Бу бигрәк тә портретларда чынбарлык, төгәллек белән ачык реалистик образлар бирә, ә икенчедән, шул портрет фонында шартлы рәвештә декоратив композицияләр ясый. Ул, аерым алганда, татарның атаклы шәхесләре: аһәңсаз (композитор) Салих Сәйдәшев, җырчы Илһам Шакиров, дәүләт эшлеклесе Минтимер Шәймиев портретларында чагыла. Портретның охшашлыгы, образның эчке дөньясы, холкы төгәл бирелүдән тыш, фон символик, метафорик чишелеш ала.       Мәсәлән: татарның сөекле аһәңсазы Салих Сәйдәшев портреты. Киндер яссылыгында киеменнән, гәүдә тотышы һәм йөзеннән чын зыялылык бөркелеп торган, чын ирләрчә чибәр татар сүрәте. Шартлы фонда исә композиторның әсәрләре куелуын чагылдырылган афишалар. Алар төрле графикада: гарәп, латин һәм “кириллица” хәрефләре белән башкарылган. Менә шушы атрибутлар, әллә ни күзгә ташланып тормый торган детальләр Сәйдәшнең нинди катлаулы күчеш чорында яшәгәнен, 10 ел эчендә ике мәртәбә язуы алышынган, борынгы мирасыннан өзелеп калган татар милләтенең фаҗигәсен күрсәтеп тора. Әйе, гамьле, уйлы һәм мәгънәле картина...

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең дә портреты шактый үзенчәлекле. Төгәл охшашлык белән башкарылган портрет тулысынча шартлы фонда, шартлы киемнәрдә бирелгән. Милли киемнәргә төренгән монументаль фигура Татарстан табигате, татарның олуг, тарихи шәһәрләре Болгар һәм Казан фонында калкып тора. Илбашының кулында тезгенләнгән ат үзенең колыны белән. Бу – Җөмһүрият белән идарә итү  Илбашы кулында һәм аның киләчәге өчен дә ул җаваплы булуына ишарә. Арткы планда чабып, җилеп бара торган атлар табуны. Анысы -  вакыт узышын, атлар белән бәйле төрки-татар күчешләренең символы. Тагын да арттарак борынгы Болгар һәм Казан шәһәрләре силуэты, татарның дәүләтле һәм шәһәрле халык булуын күрсәтеп тора. Иң өстә гарәби язулы Коръән аяте: “Иннә фәтәхнә ләкә фәтхән мөбинән” (“Без (Аллаһ) сиңа ап- ачык җиңү бүләк иттек...”). бу – 48нче сүрәдәге (“Җиңү”) 1нче аят Илбашына искәртү булып тора: “Без сиңа җиңү (мөстәкыйллек алу) бүләк иттек, ә аны саклау, югалтмау синең кулыңда...”

Плакатка тартым бу портретлы картина Көнчыгыш миниатюраларына охшаш, ник дигәндә, күппланлылык, шартлылык, һава һәм сызык перспективаларын сакламый панорама бирү нәкъ менә миниатюраларга хас.

Күргәзмәнең тантаналы ачышы мизгелләрендә Филология һәм сәнгать институты директоры урынбасары Рөстәм Камалов, сәнгать бүлеге мөдире, профессор Зилия Яугильдина, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, атказанган сәнгать эшлеклесе, каллиграф Нәҗип Нәккаш, Халыкара Антиквариат институты директоры Михаил Яо һәм башкалар рәссамны күргәзмәсе ачылышы белән котладылар һәм аның иҗатына югары бәя бирделәр. Соңыннан автор татар филологиясе бүлеге студентлары белән  җанлы, кызык әңгәмә үткәрде, үзенең картиналары язылу тарихын сөйләде.

 

         Күргәзмә әле 20 апрельгә кадәр эшләячәк.