25 марта 2013
Филология һәм сәнгать институты студенты Башкортстанда узган "Ана теле" конкурсында 1 дәрәҗә дипломга ия булды

Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтындагы татар филологиясе бүлеге студенты Илмира Мифтахова Башкортстанда үткән “Ана теле-2013” конкурсында үзенең иҗади һәм һөнәри талантын күрсәтеп, 1 дәрәҗә дипломга ия булды. Студентлар арасындагы әлеге конкурс Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында инде бишенче тапкыр оештырыла. Анда Россия төбәкләрендәге педагогик югары уку йортларында белем алучы яшьләр катнаша. Конкурсның максаты – укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү, мөгаллимлек эшендә яңа алымнар кулланып, туган тел дәресләренең дәрәҗәсен һәм нәтиҗәлелеген күтәрү, талантлы студентларны барлау һәм булачак татар теле һәм әдәбияты укытучыларының хезмәтен бәяләү.

Казан дәүләт университетының Филология һәм сәнгать институтыннан 5 курс студенты Илмира Мифтахова әлеге конкурста үзенең портфолиосын, дәрес эшләнмәсен һәм үзе белем алган ФСИ ын тәкъдим итте. “Мондый дәрәҗәле конкурста катнашуым белән мин бик бәхетле. Ниндидер җиңүләр һәм мәртәбәләр алу мөһим түгел. Иң әһәмиятлесе – мин биргән дәрестән укучылар тема буенча тиешле белем алсыннар. Татар теле дәресе авыр һәм ялыктыргыч булырга тиеш түгел. Шуңа да һәр тема буенча кызыклы уеннар, мавыктыргыч алымнар һәм заманча технологияләрне кулланып эш итү, дәреснең нәтиҗәлегеген күтәрә дә инде. Мин белем алган Филология һәм сәнгать институтында мөгаллимнәр әзерләү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Киләчәктә мин һичшиксез уку йортында алган белемнәрне гамәлдә кулланачакмын”, - дип белдерде Илмира Мифтахова. Конкурсның иҗади этабында Илмира “Туган авылым минем” җырын башкарды. Ә инде бишенче этапта ул Уфаның 65 санлы гимназиясендә “6 нчы сыйныфта сан” темасы буенча дәрес бирде. Казан студентының конкурска тәкъдим ителгән эшләнмәләре жюри тарафыннан югары бәяләнеп, аңа 1 дәрәҗә диплом һәм кубок тапшырылды.