14 марта 2013
Кече институтның сәләтле балалары фольклор үзенчәлекләрен өйрәнә

13 март көнне Кече Филология һәм сәнгать институтының татар теле, әдәбияты факультетында Актаныш һәм Саба  гуманитар гимназияләре белән берлектә чираттагы дәрес  үтте. Укучыларга онлайн элемтәдә дәресне филология фәннәре докторы Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗева бирде. Талантлы укучылар  бу юлы  балалар фольклорының үзенчәлекләрен өйрәнделәр. Дәрестә әлеге район балалары  Казанның 11, 12, 27 гимназияләреннән килгән Кече институт студентлары белән җанлы әңгәмә корды. Укучылар шулай ук  Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов белән дә аралашты.