06 марта 2013
Филология һәм сәнгать институты студентлары халык шагыйрен искә алды

4 нче март көнне Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты Актлар залында Муса Җәлил исемендәге республика һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре иясе, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның тууына 80 ел тулуга багышланган “Өзелмәс кыллар” исемле әдәби-музыкаль кичә булып үтте. Кичә шагыйрь иҗатын “Өзелмәс кыллар” поэмасына аваздаш төстә Өмет кылы, Иҗат кылы, Мәхәббәт кылы кебек бүлекләр аша бербөтенгә туплады.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, филология фәннәре докторы, профессор Т.Н.Галиуллин шагыйрьнең поэма һәм драмаларына  күзәтү ясады, ХХ гасырның икенче яртысы татар әдәбияты үсешендә генә түгел, татар халкы язмышында да  Илдар Юзеев иҗатының  искиткеч зур урын тотуын билгеләп үтте. Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин   Илдар абый турында истәлекләре белән уртаклашты, чыгышының “Илдар Юзеев шаяртулары” исемле өлешендә җылы хатирәләре аша аның шаян такмакларын, сүз уйнатуларын студентларга ирештерде. Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ та шигъри остазына кагылышлы якты хатирәләрен искә төшерде. Илдар Юзеевның улы, прозаик һәм режиссер, Салават Юзеев эшләгән кинодан өзекләр бик җылы кабул ителде, тамашачылар тагын бер кат Илдар ага белән очрашкандай булып, үзе башкаруында шигырьләрен тыңлады. Татар филологиясе бүлеге студентлары башкаруында Илдар Юзеевның лирик шигырьләре укылды, “Әллүки” түгәрәгенең яшь шагыйрьләре тарафыннан әзерләнгән “Гомер агачы” композициясе  куелды.

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, татар филологиясе һәм сәнгать бүлеге студентлары башкаруында Илдар Юзеев сүзләренә язылган җырлар башкарылды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының яшь артистлары Резеда Сәләхова һәм Артем Пискуновлар “Гашыйклар тавы” драмасыннан бер өзекне сәхнәләштерде. Резеда Сәләхова һәм Артем Пискуновларның алып баручылар буларак чыгышлары, К.Тинчурин театрының яшь артисты Илфак Хафизовның Шагыйрь ролендә уены тамашачыда аеруча матур тәэсир кадырды. Бу чыгышлар кичәнең йөзек кашы дисәк тә артык булмас. Илдар Юзеевның үз иҗаты кебек үк җылы һәм лирик эчтәлекле бу кичә студентларның хәтерендә озак сакланыр әле.