19 мая 2017
"ТАТАР ТЕАТРЫ: югалту һәм табышлар"

17 нче майда Казан федераль университетының «Tataristica» үзәге «ТАТАР ТЕАТРЫ: югалту һәм табышлар» темасына фикер алышу оештырды. 

Түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев; Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты, режиссер, Казан театр училищесы педагогы Илдар Хәйруллин; язучы, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов; филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Әлфәт Закирҗанов; филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты Миләүшә Хәбетдинова; Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева; Буа татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм артисты Раил Садриев; «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр; Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең драма секциясе җитәкчесе, драматург Рәдиф Сәгъди; К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының әдәби бүлек җитәкчесе һәм артисты Шамил Фәрхетдинов; С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Дамир Самерханов; драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев, Мәдәният министрлыгы белгече Аида Бакировалар катнашты. Татар театры хакындагы әлеге кызыклы һәм бик күп сораулар уяткан дискуссияне яшь буын – Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультеты һәм Казан театр училищесы студентлары һәм укытучылары да бик кызыксынып тыңлады.

 

Бәйле сылтамалар:
"Татар театры: Югалту һәм табышлар" (дискуссия ВИДЕОЯЗМАСЫ)

http://matbugat.ru/news/?id=18820

Фәрит Бикчәнтәев: тамашачыны тәрбияләргә түгел, ә бозмаска кирәк

http://www.tatar-inform.tatar/news/2017/05/17/140779/

Фәрит Бикчәнтәев: «Без үзебез тамашачыбызны бозабыз»

http://tatar-today.ru/2017/05/20324/

ИЛДАР ХӘЙРУЛЛИН: 20 ЕЛДАН СОҢ БЕЗ ТЕАТРНЫ НИНДИ ТЕЛДӘ УЙНАРБЫЗ СОҢ?

http://yalkyn.com/ildar-h-jrullin-20-eldan-so-bez-teatrny-nindi-teld-ujnarbyz-so/

Дискуссия о татарском театре

http://m.tatar-inform.ru/photo/2017/05/17/6886/

 

Источник информации: Илсөяр Нуретдинова