10 мая 2017
Татар теле буенча халыкара олимпиадада җиңгән Зилә Мөбәрәкшина: "Татар татарга булышса гына, нәтиҗәгә ирешеп була"

Ана теленә мәхәббәт, аны өйрәнү, көндәлектә куллану гаиләгә, әти-әни тәрбиясенә бәйле булуына мин кабат инандым. Татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада җиңүчесе Зилә Мөбәрәкшина да моңа мисал булып тора. Intertat.ru электрон газетасына Зилә телне үстерүче һәм юк итүче факторлар, татар теленең, милләтенең, мәдәниятенең проблемалары хакында фикеләрен җиткерде.


Зилә, син Казанда туып үскән кыз. Шәһәр балалары арасында, гадәттә, татар телен яхшы белүчеләр, саф татарча сөйләшүчеләрне еш очратып булмый. Синең фикереңчә, кешенең авылда яки шәһәрдә торуы аның ана телен белүенә йогынты ясарга мөмкинме?

Билгеле, минем авылда яшәүче дусларым туган телне яхшырак белә. Сөйләм буенча да аларның күзаллаулары киңрәк. Тик бу бөтен кешеләргә дә кагылмый. Шәһәрдә үскән иптәшләрем дә татар теле белән кызыксына. Минемчә, аларның да милли үзаңнары бар.


Синеңчә,  телне белү-белмәү нинди факторларга бәйле?

Интервью с победителем международной олимпиады по татарскому языку


Хәзерге заманда катнаш гаиләләр бик күп. Әтиең  яки әниеңнең башка милләт вәкиле булуы мөһим  роль уйный. Тәбрияне иң беренче әни бирә һәм сиңа үрнәк булып тора. Гаиләдә башка телдә аралашсаң, татар теле икенче планга күчәргә мөмкин. Минем дусларым һәм сыйныфташларым арасында да андый кешеләр бар. Аларның күбесе гаиләдә русча гына аралаша.

Әти-әнинең ярдәме дә, телне өйрәнүдә өлеше зур. Милли үзаң булу, иң беренче, әти-әнидән тора.


Катнаш гаиләләр темасын дәвам итсәк, синеңчә, алар татар телен һәм милләтен юкка чыгара торган бер фактор булып торамы? Әллә инде телне белү һәр кешенең үзеннә бәйлеме?

Катнаш гаилә ул яхшы нәтиҗә бирә димәс идем. Ул татар телен бетерүгә бер сәбәп булып тора. Безгә әби-бабайлар, әти-әниләр үзеңә тиң булган, үз милләтеңнән, үз динеңнән булган кешене сайла диләр. Без аларга ярарга тырышабыз һәм үзебез дә моны аңлыйбыз.

Әмма кайберәүләр моны аңлап бетермәскә мөмкин. Кайберәүләр мин әле яшь, гомерем алда, бер генә яшим дип яши  һәм моның нәтиҗәсен картайгач  кына аңлыйлар. Әмма кире чигенү юлы булмый.


Шәхсән үзең бу проблеманы чишү юлын күрәсеңме? Катнаш гаиләләрне бетереп буламы, әллә инде мәхәббәт барыбер аек акылдан өстенрәк чыгамы?

Һәр кешенең үз юлы, сайлау мөмкинчелеге бар. Минем итальян дустым бар. Ул Италиядә яши, без аның белән интернет аша аралашабыз. Аның әнисе итальян, әтисе француз. Ул Италиядә торса да, ике телне дә бертигез дәрәҗәдә белә һәм гаиләдә әтисенең дә, әнисенең дә туган телләрендә аралашалар. Ә мәктәптә чит тел буларак инглиз телен өйрәнгән. Мәскәүдә рус теле нигезләренә төшенгән. Хәзер исә татар телен өйрәнә. Әйтәсе килгән фикерем шул: барысы да кешенең яшәгән мохитенә бәйле. Итальян дустымнан үрнәк алырга кирәк. Минем кайбер танышларымның исемнәре татар булса да,  алар бары русча гына аралаша һәм аларның милли үзаңнары юк. Бу бик кискен мәсьәлә.


Балада кечкенәдән милли үзаңны ни рәвешле тәрбияләргә һәм ана теленә мәхәббәтне ничек уятырга мөмкин дип саныйсың?

Моның өчен төрле кызыксыну чаралары бар. Балалар бакчасында ук түгәрәкләр, татар теле дәресләре булса, баланың милли аңга бәйле рәвештә тормыш принцибы булыр иде.

Балаларны мәктәпләрдән спектакльләргә экскурсияләр оештырылса, туган телгә мәхәббәт уятырга мөмкин булыр иде.


Мәктәпләрдә хәзер БДИны рус телендә генә бирәләр. Әгәр дә имтихан бирү системасы кабыт элеккечә булса, татар телен өйрәнүчеләр артыр идеме?

Авылларда саф чиста татар телендә укучы балалар бар. Алар да БДИны русча бирергә мәҗбүр. Хөкүмәтебез аларга татарча имтихан бирү мөмкинлеге бирсен иде. Шулай ук татар теленнән БДИ бирүне дә кертсеннәр иде.

Элек имтиханны татарча бирү мөмкинлеге булган. БДИны бетерсәләр, бәлки татар теленә кызыксыну артыр, азапланып, балалар имтиханны русча бирмәс иде.


XXI гасырда халыкның күпчелеге инглиз һәм кытай телен өйрәнергә омтыла. Татар телен белүнең уңай якларын син нәрсәдә күрәсең?

Татар телен белү, билгеле инде, кирәк. Чөнки ул безнең ана телебез. Татар теле төрки телләр семьялыгына керә. Татарча белгәнгә, башка төрки телләрне дә белә, үзара аңлаша алабыз.

Без университетта төрек телен өйрәнәбез. Татар телен белгәнгә, аны өйрәнү җиңел бирелә. Тел белүнең бернинди дә начар яклары юк. Күбрәк телләр белгән саен, синең күзаллавың да киңәя.


Белүебезчә, берничә дистә ел элек татар теле төрки телләр арасында халыкара дәрәҗәдә аралашу теле булган. Әмма хәзер бу рольне казах теле уйный. Синеңчә, татар теле кайчан да булса кабат үз дәрәҗәсен кайтарачакмы?

Күп кенә төрки телләр латин графикасында. Минемчә, бу да зур фактор. Татар телен дә күтәреп була, тик моның өчен татарның үзенең теләге булырга тиеш. Татар татарга булышса гына, нәтиҗәгә ирешеп була.

Мин театрларга йөрергә бик яратам. Бездә татарча музыкаль драма жанры югары дәрәҗәдә үстерелмәгән. Татар музыкаль драма театры булдырылса, татар теле тагын бер баскычка күтәрелер иде.

Бездә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бар. Аларның репертуарында татар әсәрләре юк. Мин үзем классик әсәрләр —Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов иҗаты белән кызыксынам. Тик алар реперутарда юк.  Татар милләтен опера аша да бөтен дөньяга танытасы иде. Мисал өчен, Салих Сәйдәшевның бер генә дә уйналмаган әсәрләре архивларда ятуы хакында укыганым булды.


Танылган театрларның репертуарга татар классикасы әсәрләре кертмәве сәбәбен нәрсәдә күрәсең? Бәлки тамашачыга бу кызык түгелдер?

Тамашачыга кызыктыр, дип уйлыйм. 1990 елларга кадәр бу әсәрләр бик актив куелган һәм тамашачы да яратып йөргән, дип укыганым бар. Репертуардан төшеп калуның сәбәбен мин театрга яңа буын килүдә күрәм. Чөнки алар арасында татарлар берничә генә, күбесенчә, рус милләтеннән булган кешеләр. Татар әсәрен сәхнәләштергәндә дә Санкт-Петербургтан яки башка театрлардан артистлар чакырталар. Җырчылар үзебездә дә бар, тик аларны кадерләргә, читкә чыгармаска гына кирәк.

Әңгәмәдәш — Лилия ЛОКМАНОВА

Источник информации: Интертат.ру